Ел саен 6нчы июнь көнне Россиядә Пушкин көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәмне шулай ук рус теле көне дип тә атыйлар. Нәкъ шушы көнне 1799нчы елның 6нчы июнендә Александр Сергей улы Пушкин туган.
Пушкин көненә багышлап Түбән Кама шәһәренең Никахлашу сараенда яшь парлар өчен «За пушкинской строкой» дигән сынамыш уздырылды. Кияүләргә һәм кәләшләргә шагыйрьнең иң данлыклы шигырьләрендә төшереп калдырылган сүзләрне урынына язып куярга тәкъдим ителде.
Бөтен парлар да биремне уңышлы үти алдылар һәм Пушкинның иҗатын яхшы белүләрен күрсәттеләр. Акцияне йомгаклап яшьлщр махсус ясалган фотозонада фотографиягә төштеләр.