Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә булачак яшь парлар өчен консультация узды

2022 елның 4 июне, шимбә

Һәр шимбә Никахлашу сараенда булачак парлар өчен инструктаж уза. Истәлекле көнне дулкынланмасыннар өчен һәм туй тантаналары «бишлегә» үтсен өчен булачак кияү-кәләшләрне никахларын дәүләт теркәү тәртибе белән таныштыралар һәм туган сорауларына җавап бирәләр.

Туй йоласының тәртибе белән алдан ук танышып куйган булачак парлар иң бәхетле көннәре җиткәч үзләрен ышанычлырак хис итәрләр, көтелмәгән хәлләр килеп чыгар дип борчылмаслар һәм паспортлары белән йөзекләрен алып килергә һичшиксез онытмаслар дип ышанабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International