Шәһәребезнең «Гаилә» ял паркында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан узган бәйрәмнең тантаналы өлеше түбәнкамалылаларны амфитеатр тирәсенә җыйды. «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медальләрен тапшыру тантанасы чараның төп вакыйгасы булды. Әлеге медальгә «Гаилә – Түбән Кама горурлыгы» муниципаль бәйгесендә җиңү яулаган 5 гаиләлә лаек дип табылган иде.
Роза Ханифовна район башлыгы, Анатолий Иванов кулыннан «Мамадыш районы каршындагы казанышлары» медале белән бүләкләнде.
Илдар һәм Алинә Сабировларның гаиләсендә дөньяга аваз салган сабыйларга исем кушу тантанасы Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә быгашлынган бәйрәмнең йөзек кашы булды. Сабыйларга Эмир һәм Элина исемнәре кушылды.
8 июльдә Буа шәһәренең Никахлашу сараенда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган тантаналы чара узды. Юбилярларны һәм кунакларны студентлар каршы алды, алар «гаилә Объективта» акциясе үткәрделәр.
Гаилә коруларына быел 50, 55, 60, 65 ел тулган парларны мул табыннар артында хөрмәтләделәр. Изге теләкләрен юллап, аларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сәламләде. Ул 58 ел буе Бәрлебашы авылында үзара мәхәббәт һәм хөрмәттә яшәүче Рушания һәм Тукай Әскәровларга «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален тапшырды.
Алтын туй – куркәм күренеш! Алтын юбилярларны тәбрикләү чарасы – көндәлек эшләрне читкә куеп, кием-салым арасыннан аерым бер сәбәп көткән күлмәкне чыгарып, яраткан иреңә онытыла барган якалы күлмәкне үтекләү өчен менә дигән сәбәп!
2022 елның 8 июлендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү кысаларында Балык Бистәсе муниципаль районында Пузырьковлар гаиләсен өйләренә барып котладылар.
Кадерле татарстанлылар!
Сезне чын күңелдән Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлыйм!
2022 елның 7 июлендә Арча шәһәрендә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, Арча муниципаль районы башлыгы Нуриев Илшат Габделфәрт улы һәм аның тормыш иптәше Гөлнур Тәлгать кызы исеменнән районның иң яхшы гаиләләрен кабул итү тантанасы булды.
2022 нче елның 8 июлендә Язылышу сараенда «Мәхәббәт һәм тугрылык» өчен медален тапшырдылар. Әлеге зур бәягә быел Мамадыш шәһәрендә гомер итүче Миннәхмәтовлар гаиләсе лаек булды. Ринат Миннәхмәт улы һәм Нурия Зәйнәк кызы райондашлары өчен үрнәк гаилә генә түгел, ә Мамадыш районы һәм шәһәре үсешенә зур өлеш керткән гаилә.