2022 елның 8 июлендә Алабуга муниципаль районында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелде. Бәйрәм бер үк вакытта берничә шәһәр мәйданчыгында узды. Алабуганың яраткан «Чебурашка» паркында бәйрәм концертында шәһәр һәм районның иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләделәр.
Район мәдәният йортында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган тантаналы чара узды. Үз үрнәкләре белән бер-береңә тугры булу һәм бер-береңә булган мәхәббәтне саклау-зур хезмәт кенә түгел, ә гадәти булмаган бәхет тә икәнлеген исбатлаучыларны котладылар. Чарада Ютазы муниципаль район башлыгы Аяз Шафигуллин катнашты. Изге теләкләр һәм котлаулар белән ул бәйрәм кунакларына мөрәҗәгать итте һәм бүләкләү тантанасын җитәкләде.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә «Гаилә» шәһәр паркында «Түбән Кама-гаилә бәхете территориясе» шәһәр фестивале узды. Бәйрәмне оештыручылар бик күп кызыклы тематик зоналар һәм интерактив мәйданчыклар булдырып кына калмадылар, ә шәһәрдәшләребезне актив рәвештә аларда катшашуга җәлеп иттеләр.
8 нче июль көнне Чистай районы ГХАТ бүлегендә тантаналы чара узды. Моның сәбәбе – гаилә көненә багышланган конкурста катнашучыларны бүләкләү. Быел Россия Президенты тарафыннан дәүләт бәйрәме дип танылган Петр һәм Феврония көнендә Чистай районы ГХАТ бүлегендә, «Чистопольские известия» газетасы редакциясе тарафыннан ЗАГС бүлеге белән берлектә оештырылган бәйгедә катнашкан балалар әти-әниләре белән бергә җыелды.
Кеше тормышында иң мөһиме – ныклы, тату һәм бәхетле гаилә мөнәсәбәтләре булдыру, шулай булганда теләсә нинди тормыш авырлыкларын җиңел генә кичәргә мөмкин. Туганнар арасында тынычлык, мәхәббәт һәм үзара аңлашу хөкем сөргән гаиләгә караганда да көчлерәк һәм кадерлерәк дөньяда берни дә юк.
2022 елның 8 июлендә Аксубай районының Үзәк паркында Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм чарасы узды, анда район башлыгы, район башкарма комитеты җитәкчесе, дини конфессияләр, күп балалы һәм тәрбиягә бала алган гаиләләр, район оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре, район халкы һәм кунаклары катнашты.
Чистайлылар Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен җырлар, биюләр һәм зур чәчәк бәйләмнәре белән каршы алдылар.Бәйрәм көне очраклы гына сайланмаган – бу көнне православие динендәгеләр изге Петр һәм Февронияне хөрмәтлиләр. Князь белән княгиня бергә озын гомер кичерәләр һәм аларны берни дә аера алмый.
8 саны — чиксезлек символы, 8 нче июль — Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәме көне. Әлеге датаны сайлау өчен Сергей һәм Светлана өчен ике ныклы сәбәп табылган. Быелдан алып Потеряхиннар гаиләсе өчен бу көн икеләтә бәйрәм көне булачак.
2022 елның 8 июль конендэ, Саба муниципаль районы башлыгы урын басары Расих Рахимҗан улы Закирҗанов, Килдебәк авылында яшәүче Миңнемехәммәт Вәли улы и Зөлхиҗә Сабирҗан кызы Каримуллиннарга «Мәхәббәт һәм тугрылык» медален тапшырды.
Азнакай районында гаилә институтына, аларның җәмгыятьтәге ролен күтәрүгә игътибар зур.
Шуның бер дәлиле булып һәр елны Гаилә, Мәхәббәт һәм Тугрылык көнендә район хатын-кызлар советы башлангычы белән “Әти, әни һәм мин - спорт яраткан, бердәм гаилә” бәйгесе үткәрелеп килә. Быел да ул гади генә ярыш түгел, ә районның төрле буын вәкилләрен үзенә җыйган колачлы, онытылмас бәйрәм булды.