ЯҢАЛЫКЛАР


3
август, 2022 ел
чәршәмбе

2022 нче елның 3 нче июлендә Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Каролина исемле кызның тууы теркәлде.


2
август, 2022 ел
сишәмбе

Июль аенда Бөгелмә районында 69 бала туган, шуларның 33 малай һәм 36 кыз. Агымдагы елның 7 аенда барлыгы 427 бала туган. Иң зур гәүдә авырлыгы – 4 586гю, ә иң кечкенәсе – 2 027г., 24 гаиләдә беренче бала туган, икенче балалар – 21 гаиләдә туган, беренче тапкыр күп балалы гаилә статусына 14 гаилә ия була. Дүртенче, бишенче балалар 10 гаиләдә дөньяга килгән.

2022 елның 2 августында Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге тарафыннан кечкенә Алабуга кызы туу теркәлде.


1
август, 2022 ел
дүшәмбе

Дамир һәм Елена Галиевлар гаиләсендә беренче бала туды. Эмиль 29.07.2022 елда дөньяга килде. Яшь гаиләгә тәрбияләүдә уңышлар, гаилә иминлеге, ә Эмилгә Бәхетле балачак телибез!

Баулы район ГХАТ бүлегендә июль аенда 14 туу турында акт теркәлде. Туган балаларның 7 – малайлар, 7 – кызлар. 4 бала гаиләдә беренче булып, 3 – икенче, 5 – өченче, 2 – дүртенче  булып  туды.


31
июль, 2022 ел
якшәмбе

2022 елның 7 ае нәтиҗәләре буенча Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 1104 бала туу теркәлде, шуларның 543е малай, 561се кыз.

Туйларга иң бай айларның берсе – июльнең нәтиҗәләрен китерик.


30
июль, 2022 ел
шимбә

Бала туу – һәрбер гаилә өчен бәхет! 2021 елның  июль  аенда Әлмәт шәһәрендә 176 бала дөньяга килде. Алар арасында 92  малай һәм 84 кыз. Баланың минималь авырлыгы 1200 гр. тәшкил иткән, ә максималь - 4470 гр. Иң яшь әни - 18 яшьлек, иң өлкәне – 44 яшьтә, иң яшь әти – 19 яшьлек, ә иң өлкәненә – 55 яшь.

Чернышевка авылында яшәүче Кадыйровлар Габделхамид һәм Сылубикә шушы көннәрдә 60 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр. Парларны бәйрәм белән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ринат Сабирҗанов котлады. Ул гаиләгә җылы теләкләр белән мөрәҗәгать итте һәм бүләкләр тапшырды.

Дүәләт хезмәтләре аркылы никахны рәсмиләштерү турында гариза бирү мөмкинлеге яшь парлар өчен бу процедураны күпкә җиңеләйтә. Шуңа күрә бу хезмәт кияүләр һәм кәләшләр арасында бик популяр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International