Татарстан Республикасы Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Фаткулин Арсений Равил улының исем кушу тантанасы булып узды. Арсений - гаиләдә өченче бала. Кечкенә принцның ике абые бар – Тимофей һәм Даниил.
2022 елның 15 июлендә Фаткулин Равил Фәнил улы һәм Аракчеева Юлия Александр кызы гаиләсендә дөньяга килде. ГХАТ бүлегенең баш белгече Л.Х. Хәбирова ата – аналарны бәхетле вакыйга-сабый туу белән котлады, сәламәтлек һәм иминлек теләп туу турында таныклык тапшырды.