2022 елның 11 августында Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге Нәҗиповлар Камил Фатыйх улы һәм Альмира Әскәр кызы гаиләләрен котлады.
Әмировлар яшь гаиләсендә беренче бала – Амалия кызлары туа. ГХАТ бүлеге баш белгече Л.Х. Хәбирова бәхетле әти – әниләргә сабыйның беренче төп документын – туу турында таныклыкны тапшырды.
Бала дөньяга аваз салу – һәр ата-ана өчен зур сөенеч. Зәй районында яшәүче Линар hәм Индира Гилфановлар гаиләсендә зур шатлык – 2022 нче елның 4 август көнендә гаиләдә дүртенче бала Эмир туды.
Ул 2022 нче елның 3 август көнне Зәй шәһәрендә туган Мустакимов Хаким. Хаким әтисе Илнур Хәлил улының һәм әнисе Алия Алмас кызының икенче баласы.
Ел саен 9нчы август көнне Халыкара китап яратучылар көне билгеләп үтелә. Бүген Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре «Яратып китаплар бүләк итегез» акциясе кысаларында Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәгә яраткан китапларын бүләк иттеләр.
Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 2022 ел башыннан 500 нче бала теркәлде.
Татарстан Республикасы Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Фаткулин Арсений Равил улының исем кушу тантанасы булып узды. Арсений - гаиләдә өченче бала. Кечкенә принцның ике абые бар – Тимофей һәм Даниил.
Гаилә «сез ир һәм хатын» дип игълан итүдән, беренче гаилә үбешүеннән, туй вальсы һәм Мендельсон маршыннан башлана.
Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 05.08.2022 елда 300нче пары теркәлде.
Еллар аша мөнәсәбәтләрнең җылылыгын һәм эчкерсезлеген саклап калу һәм алып бару һәркемнең көченнән килми. Тик ир белән хатынның мәхәббәте, тугрылыгы һәм ихтирамы гына аларга шушы датага ирешергә ярдәм итте.