"Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы

2022 елның 24 августы, чәршәмбе

2022 нче елның 24 нче августында Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гомәрова Лилия Татарстан Республикасы Дәүләт Советында ел саен үткәрелә торган «Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе Александр Белов, Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы урынбасары Андрей Нефедов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан республика оешмасы рәисе Ольга Калашникова, оештыру комитеты әгъзалары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International