Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 350-нче никах пары теркәде. Яңа өйләнешүчеләр, гадәттәгечә, никах теркәү турында актка кул куйдылар һәм борынгы матур гадәт буенча, балдаклар белән алмаштылар.
Яшел Үзән муниципаль районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре яшь парларга беренче гаилә документын – никахлашу турында таныклык тапшырдылар. Яңа өйләнешкән парларны гаилә корулары белән котлыйбыз, яшьләргә бер-берсен аңлап, бер-берсенә ярдәм итеп, тормышта мәхәббәт һәм тугрылык белән баруларын, гаилә тормышы дәвамында үзара аңлашу, хөрмәт һәм ышаныч юлдаш булуын телибез.