Бүген Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Татарстан Республикасы көненә багышланган паспортлар тапшыру тантанасы узды. Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча Идарәсенең миграция мәсьәләләре бүлеге начальнигы Галина Виктор кызы Баһаветдинова 14 яшьләре тулган түбәнкамалыларга беренче паспортларын тапшырды.
Егетләр һәм кызлар алар өчен әзерләнгән бәйгедә катнаштылар һәм республикабыз турында бик күп белүләрен күрсәттеләр. Яшьләргә «Бердәм Россия» партиясе исеменнән бүләкләр тапшырылды.