Түбән Кама муниципаль районыннан Михайловлар гаиләсе «Ата-ана батырлыгы» медаленә лаек булды

2022 елның 24 августы, чәршәмбе

Бүген, 2022нче елның 24нче август көнендә, Казан Кремлендә Татарстан Президенты һәм аның тормыш иптәше исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә кабул итү тантанасы узды.

Түбән Кама муниципаль районынан күп балалы Михайловлар гаиләсе тантанада катнашты. Күптән түгел энҗе туйларын билгеләп үткән Вячеслав Иванович һәм Зоя Петровна 10 бала тәрбиялиләр.

Күп балалы гаилә булып яшәү Михайловларга шәхси һәм һөнәри сыйфатларын үстерү өчен дә стимул булган. Алар карьераларында да уңышка ирешкәннәр, балаларын да барлык мәхәббәтләрен һәм йөрәк җылысын биреп яхшы кешеләр итеп үстерә алганнар.

Михайловлар гаиләсе тантанада Татарстан Республикасы дәүләт бүләге – «Ата-ана батырлыгы» медале белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International