Тантаналы шартларда ике «бриллиант» һәм өч «алтын» пар котлаулар кабул итте. Гаилә тормышы юбилярлары гражданлык хәле актларын теркәү кенәгәсендә язылуларын искә төшерделәр һәм ГХАТ хезмәткәре кулыннан беренче гаилә документын алдылар.
Парларга Казан Мэры Илсур Метшин исеменнән котлау хаты һәм акчалата бүләк тапшырдылар. Тантаналы чарада ирле-хатынлы танышу тарихы, гаилә бәхете серләре һәм гаилә кыйммәтләре турында сөйләделәр. Һәр гаилә адресына изге теләкләр яңгырады.
Казан шәһәре ГХАТ идарәсе юбилярларга ныклы сәламәтлек, аларның балаларына һәм оныкларына уңышлар тели.