Сәхәбиевлар гаиләсен Баулы районында күпләр белә һәм хөрмәт итә. Марат Фаил улы һәм Гүзәл Иршат кызы – озак еллар район иминлеге өчен нәтиҗәле һәм намус белән хезмәт итәләр, аның үсешенә үзләреннән зур өлеш кертәләр, шулай ук нык, үрнәк гаилә үрнәге булып торалар.
Марат Фаил улының һөнәри эшчәнлеге нефть өлкәсе белән бәйле. Ул «Алойл-Ремсервис» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең транспорт хезмәте начальнигы булып эшли. Аның нәтиҗәле хезмәте предприятиенең Мактау грамотасы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бәяләнде.
Гүзәл Иршат кызы-югары квалификацияле табиб-инфекционист, «Баулы үзәк район хастаханәсе»дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең йогышлы авырулар бүлеге мөдире. Үз пациентлары өчен киңәшче дә, фикердәш тә Гүзәл Иршатовна. Авыруларга игътибарлы мөнәсәбәт, югары профессиональлек һәм зур тәҗрибә, вакыт белән исәпләшмичә, мохтаҗларга сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү омтылышы баулылылар һәм хезмәттәшләр арасында лаеклы хөрмәт казанды. Күпьеллык практик хезмәте, халыкка медицина ярдәмен оештыруда һәм күрсәтүдә ирешкән уңышлары өчен Сәхәбиева Гүзәл Иршат кызына «Татарстан Республикасының Атказанган табибы» дигән мактаулы исем бирелде, шулай ук ул Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Сәхәбиевлар ике бала тәрбиялиләр. Кызлары Айгөл әнисе юлын сайлаган, ул Казан медицина университеты студенты. Уллары Адель 4 сыйныф укучысы.