Түбән Кама районыннан Михайловлар гаиләсе Татарстан Республикасы Президенты һәм аның тормыш иптәше исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә кабул итү тантанасына чакырылган

2022 елның 23 августы, сишәмбе

2022нче елның 24нче август көнендә Татарстан Республикасы Президенты һәм аның тормыш иптәше исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә кабул итү тантанасы узачак. Тантанага Түбән Кама районыннан Михайловлар гаиләсе чакырылган.

Михайловлар күптән түгел энҗе туйларын билгеләп үттеләр. Узган 30 ел эчендә Вячеслав Иванович һәм Зоя Петровна 10 бала тәрбияләп үстергәннәр.

Вячеслав Иванович гомерен медицинага багышлаган. Ул Түбән Кама Медицина көллиятендә укытуны хирург эше белән бергә алып бара алган, ә Зоя Петровна пенсиягә чыкканчы Түбән Кама шәһәре мәгариф Идарәсендә бухгалтер булып эшләгән.

Өлкән кызлары Мария әтисенең эзләреннән китеп, Самара медицина институтын тәмамлаган. Бүгенге көндә Түбән Кама Медицина көллиятендә укытучы булып эшли. Михайловларның биш балалары - студентлар, ә калганнары әлегә мәктәптә укыйлар.

Михайловлар гаиләсе барлык яктан да имин. Әти-әниләре игелекле, балаларын яратып тәрбиялиләр, ә балалары бер-берсенә һәм ата-аналарына ярдәм итеп, үзләренең кечкенә коллективларында низагларны җайлап тату яшәргә өйрәнәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International