2022 елның 23 августында Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районында ике йөзенче бала туу теркәлде. Михаил һәм Анастасия Максимовлар гаиләсендә уллары Тимофей туды.
Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре әтине беренче бала туу белән котладылар һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов исеменнән котлау хаты, Нурлат районы һәм Нурлат шәһәре башлыгы Алмаз Сәлим улы Әхмәтшин исеменнән истәлекле бүләк тапшырдылар.