13 гыйнвар көнне, Минзәлә муниципаль районы ГХАТ бүлегендә, елның беренче гаиләсе төзелү турында акт төзелде.
2023 елның 13 гыйнварында Чистай никахлашу сараенда Саблевларның тантаналы рәвештә никахлары теркәлде. Яшь һәм чибәр пар Ангелина Григорьевна һәм Евгений Андреевич 2023 елда беренче булып никахларын теркәгәннәр. Никахлашу тантанасы махсус сценарий буенча үткәрелде.
13 гыйнварда Иске Яңа ел алдыннан «Ныклы гаилә», «Гаилә. Тынычлык нигезе» проектлары һәм Милли мәдәният һәм традицияләр елы кысаларында район башлыгы Фәрит Хөснуллин 2023 елда Сарман районының бала тудыру йортында беренче туган сабыйны Данисны котлады. Бала 2023 елның 3 гыйнварында Раушан һәм Алия Саубановлар гаиләсендә туа.
Бүген Баулы ГХАТ бүлегендә 2023 елның беренче пар никахы теркәлде. Батршин Инзил һәм Шәрәфетдинова Илнара өч ел элек танышып, ниһаять, үз язмышларын берләштерергә булганнар.
2023 елның 12 гыйнварында Арча үзәк район хастаханәсенең акушерлык бүлегендә 2023 елда беренче арчалыга туу турында таныклык тапшыру тантанасы узды.
Күп балалы гаилә – бәхетле гаилә! Андрей һәм Алевтина Огибиннар алтынчы тапкыр әти һәм әни булдылар. 10 гыйнвар көнне 4 сәгать 46 минутта аларның уллары Максим дөньяга килде.
2022 елның нәтиҗәләре буенча Балык Бистәсе районы ГХАТ бүлегендә 564 гражданлык хәле акты теркәлде, шул исәптән – 45 туу, никах теркәү турында – 66, аерылышу турында – 47, уллыкка алу турында – 2, ата булу турында –16, үлү турында – 378.
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге узган 2022 елга йомгак ясады. Шулай итеп, ЗАГС бүлеге бер елда 224 бала – 115 малай һәм 109 кыз тууын теркәгән.
Зәй муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 11-нче гыйнвар көнне яңа 2023 нче елның беренче гаилә пары теркәлде. Бәхетле кияү белән кәләш – 2023 нче елга беренче булып теркәлгэн Радик һәм Милена Миннегуловлар.
Әтисе мөһим миссия башкара-безнең илне саклый. Котлауларга шәһәр мэры Наил Гамбар улы Мәһдиев килде.