Яңа ел алдыннан, 21 декабрьдә Апас районы мәдәният йортында быелның икенче яртыеллыгында алтын һәм бриллиант туйларын билгеләп үткән парларны котлау тантанасы булды. Район буенча алар 24 пар, шуларның икесе – бриллиант парлар.
Тантанага 18 пар килде. Аларны бәйрәмнәре белән Апас муниципаль районы башлыгы Р.Н.Заһидуллин котлады, сәламәтлек, озын гомер, иминлек теләп, абзыйларның башларына кәләпүш кигезде, апайларның иңнәренә ак мамык шәлләр салып, кулларына үзенең Рәхмәт хатларын тоттырды. Кунаклар район җитәчелегенә мондый хөрмәт һәм ихтирам өчен олы рәхмәтләрен белдерделәр. Бәйрәм район үзешчәннәренең концерты белән тәмамланды.
Алар озын һәм авыр, шул ук вакытта бәхетле дә юл үткәннәр. Тормышта төрле хәлләр була, ләкин аларның бер-берсенә карата ышанычы какшамаган, мәхәббәте сүрелмәгән! Бүген «Казан» гаилә үзәгендә туганнары һәм дуслары катнашында әлеге күркәм парны алтын туйлары белән котлау тантанасы узды.
Рәвкать Гәрәй улын һәм Миңлебану Хәсәнҗан кызын чын күңелдән юбилейлары белән тәбрик итәбез! Аларга нык сәламәтлек, балалары, оныклары һәм оныкчыклары белән бәхетле гомер итүләрен телибез!
ГХАТның электрон хезмәтләре Чистай районында 2013 едла никах теркәүгә бирелгән гаризаларның 96 проценты электрон төрдә тапшырылган.
ГХАТ бүлеге хезмәтләре кирәк булган очракта алдан ук никах көнен һәм вакытын билгеләргә теләүчеләргә ярдәм итәләр.
Рәхимуллинар , кулга –кул тотынышып, авыр тормыш юлы үттеләр . Бүген аларның җәүһәр туйлары . Алар алты бала тәрбияләп үстергәннәр . Хәзерге көндә Рәхимуллинарның 8 оныгы, 1 оныкчыгы бар. Балаларының һәрберсе тормышта үз урыннарын тапканнар. Алар туган йортларына юлны онытмыйлар, әти-әниләренең сау-сәламәтлекләрен кайгыртып торалар.
Ирле-хатынлы Рәхимуллиннар гомер буе колхозда эшләгәннәр. Алар икесе дә тыл хезмәтчәннәре.
Узган атнада 20 яшь нурлатлы тормышларындагы төп документ – паспортка ия булды.