12 июньдә Алексеевск муниципаль районы башкарма коитетының ГХАТ бүлегендә егет һәм кызларга тантаналы төстә паспортлар тапшырылды. Истәлекле көн белән аларны ЗАГС бүлеге җитәкчесе Э.З.Суниева котлады. Бу көн балаларның күңелләрендә озак саклансын өчен, аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Россия көне уңаеннан Сарман районы ял паркында Универсаль спорт мәйданчыгы ачу тантанасы узды. Район җитәкчелеге барлык җыелган халыкны әлеге бәйрәм белән котлады, бүләкләр тапшырды һәм символик рәвештә беренче уенны башлап җибәрде. Район оешма җитәкчеләре шулай ук үзләренең бүләкләрен тапшырдылар. "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе, бүләкләр тапшырудан тыш, сәламәт тормыш алып барырга өндәде. Тантана спорт уеннары белән дәвам итте.
12 июнь көнне Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә никахлашучы парларга Рәсәй Федерациясенең төп законы - Конституциясе тапшырылды. Бу көнне никахларын рәсмиләштерергә 14 пар теләк белдерде. Рәсәй Федерациясенең гражданы булу - зур дәрәҗә. Ә безнең хокукларны яклаучы төп закон Конституцияне белү ул һәркем өчен бик мөһим. Шуңа да никахлашучы яшьләр Рәсәй Конституциясен рәхмәт әйтеп, кабул итеп алдылар.
Ирле – хатынлы Галиуллин Ильяс Миннулла улы һәм Гөлсинә Гариф кызы менә инде 55 ел кулга – кул бирешеп тормыш буенча бергә атлыйлар. Алар гаиләләрен 1959 елның 12 июнь көне корып җибәргәннәр.
Галиуллиннар гомер буе “Луч октября” совхозында ире – тракторист, хатыны – районда сөт саву буенча призлы урыннар алып, сыер савучы булып хезмәт иткәннәр. Галиуллиннар данлы һәм озын хезмәтләре, районның үсешенә зур өлеш керткән өчен кабат - кабат Мактау кәгазләре һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнәләр, ә 1996 елны Гөлсинә Гариф кызына “Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе” исеме бирелә. Безнең Юбилярлар ике ул тәрбияләп үстерәләр, хәзер уллары Казанда табиб булып эшли һәм дүрт онык бүләк иткән.
Аларга җәүһәр туйлары белән Спас муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гузәл Низамова котлаулар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
12 июнь – 1994 елны Россия Федерациясе президенты указы нигезендә дәүләт бәйрәме итеп кабул ителгән көн. Әлеге көн – дәүләтнең иң зур бәйрәме. 12 июньдә без меңъеллык тарихлы, бай мираслы, үзенең иксез-чиксез киңлекләрендә күп төрле милләтләрне һәм мәдәниятләрне берләштергән Россия көнен билгеләп үтәбез. Бу көн - илнең дәүләт суверенлыгы турында Декларация кабул ителгән көн. Бу бәйрәм – яңа Россиянен туган көне генә түгел, дәүләтчелегенең яңа баскычы билгесе дә. Илдә беренче тапкыр Россия Федерациясенең гражданлыгы булдырылды, сәяси партияларгә, иҗтимагый оешмаларга тигез хокукый мөмкинлекләр гарантияләнде.
Шул уңайдан «Казан» Гаилә үзәгендә Казан шәһәренең 12 яшь гражданы үзләренең беренче паспортларын алды. Паспорт алу – бик мөһим чара. Балалар – безнен дәүләтебезнең киләчәге. Аларга укуларында зур уңышлар, эш сөючән, тәртипле, кешелекле булып үсүләрен теләп, алар белән саубуллаштылар. Яшүсмерләргә һәм барлык килган әти-әниләргә «Казан» Гаилә үзәге буйлап экскурсия уздырылды.
Велосипед ярышларында райныбызның барлык оешма – предприятияләренең җитәкчеләре һәм белгечләре катнаштылар. Чөнки, 2014 нче ел Тәтеш муниципаль районында Гаилә һәм сәламәтлек елы дип игълан ителгән иде.
Барлык катнашучылар да, 4 чакырым дистанцияне узган арада, үзләренә күтәренке күңел һәм яхшы кәеф запасы алдылар.2014 елның 11 июндә Яр Чаллы шәһәренең Тантана сараенда бер гаиләдә ике никах теркәлде: Сафин Дамир Рафис улы белән Зайнуллина Резеда Рафкат кызының, һәм Бобин Игорь Валерий улы белән Набиева Эльмира Рафис кызының. Бу никахның үзенчәлеге шунда: бер гаиләдән булган абыйлы-сеңелле туганнарның ике никахы бер көндә һәм бер вакытта теркәлде. Бу икеләтә бәйрәмгә иң якын туган–тумачалар һәм дуслар чакырылды.
2014 елның 11 июнендә, Россия көне һәм Россиянең федераль миграция хезмәте идарәсенең Татарстан Республикасы Бөгелмә районындагы бүлекчәсенә яңа бина ачылу уңаеннан, яшь бөгелмәлеләргә тантаналы төстә паспортлар тапшырылды. Тәүге тапкыр паспорт алучы яшьүсмерләрне Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башлыгы И.А.Касыймов, Россиянең федераль миграция хезмәте идарәсенең Татарстан Республикасы Бөгелмә районындагы бүлекчәсе башлыгы хәрби хезмәт полковнигы Р.Г.Гарифуллин кайнар котладылар. Шулай ук Россиянең федераль миграция хезмәте идарәсенең Татарстан Республикасы Әлмәт районындагы бүлекчәсе башлыгы эчке эшләр подполковнигы И.К.Губаев һәм Россиянең федераль миграция хезмәте идарәсенең Татарстан Республикасы бүлеге җитәкчесе урынбасары Ф.С.Шакиров та үзләренең тәбрикләүләрен җиткерделәр.
Россия көне уңаеннан Мөслим муниципаль районының “Мизгел” яшьләр үзәгендә 14 яшьтәге кызлар һәм егетләргә тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды.
Мөслим муниципаль районы Башлыгы Р.Х.Муллин яшь гражданнарны тормышларындагы мөһим вакыйгалары белән тәбрик итте, документның кирәклеген, аңа сак караш турында искәртте һәм үз илләренең лаеклы шәхесләре булуларын теләде. Бөек Ватан сугышы ветераннары Ә.Ә.Шарипов һәм М.З.Зиннуров та укучыларга үзләренең котлауларын һәм изге теләкләрен җиткерде.
Балаларга паспортлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Кичә бәйрәм концерты белән үрелеп барды.