2014 елның 11 июнь көнне Яр Чаллы шәһәренең Перинатал үзәгендә үзенчәлекле тантана узды. Медицина хезмәткәрләре белән беррәттән ГИБДД белгечләре дә баланы туу йортыннан язып чыгаруда катнаштылар: Әти-әниләргә алар автокреслолар бүләк иттеләр. Бәйрәм ел да ГИБДД тарафыннан үткәрелә торган “Игътибар – балалар!” операциясе кысаларында үтте.
Шундый ветераннарның берсе, 11 июнь көнне Әлмәт районы Урсалабаш авылында яшәүче Гайфетдинова Мәрьям Андарҗан кызы 95 яшьлек уңаеннан кунаклар кабул итте. Юбилярны Сөләй авыл җирлеге җитәкчесе матур, җылы сүзләр белән котлап истәлекле бүләкләр тапшырды. Изге теләкләргә шулай ук Мәрьям әбинең туганнары һәм якыннары кушылды.
Россия көне - иреклек бәйрәменә багышлап 11 июнь көнендә, Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, районы УФМС булеге хезмәтәрләре белән берлектә, җиде яшүсмергә тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды. Бу бәхетле мизгелне, гомергә бер генә тапкыр килә торган вакыйганы, яшүсмерләрнең ата-аналары да уртаклашты. 14 яше тулган яшь егет-кызларны, Яшел Узән районынын ветераннар советы председателе Т.Р.Гизатуллин әлеге сөенечле вакыйга белән котлады. Паспортларны Яшел Узән районынын УФМС булеге хезмәткәре О.В.Петрухина тапшырды.
Апас муниципаль район Сабан туенда һәр ел саен яңа гына тәпи атлап киткән нәниләр дә мәйдан түрендә булалар. Бу бәйрәм Иске Әнәле авылыннан игезәкләр Азамат һәм Азиза Сәлимуллиннар һәм аларның әти-әниләре өчен аеруча истәлекле булды. Нәниләргәрайон башлыгы зур уенчыклар тапшырды. Сатмыш авылыннан яңа гына Кызыл туйларын билгеләп үткән яшь парлар Илмас һәм Алинә Гайфетдиновлар чакырылгач, мәйдан тагын да җанланып китте. Аларга район башлыгының котлау хаты һәм автомат кер юу машинасы тапшырылды.
2014 нче елның 11 нче июнендә Мамадыш районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 28 авыл җирлеге сәркәтипләре белән чираттагы җыелыш узды.
Бүлек җитәкчесе Фәния Әхмәтшина республика, район, шәһәр буенча гражданлык хәле актларының ахыргы 5 ай күрсәткечләре һәм алдагы көндә узган видеоконференция яңалыклары белән таныштырды. Иң төп сорауларның берсе булып май аенда үткән юстиция министрлыгы тарафыннан уздырылган тикшерү нәтиҗәләре булды.
Шулай ук, Фәния Салихҗановна сәркәтипләрне алтын юбилярларны хөрмәтләү тантанасында зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәтен җиткерде.
Бүлекнең баш белгече Фәния Гаязова июль аеннан акт язмаларының яңа формалары кертеләчәген искәртте, үлем очрагын теркәү вакытының чикләнгән булуын янә искә төшерде.
Җыелыш ахырында 15 нче июнь көнне шәһәрдә узачак Әтиләр көне буенча сөйләшү узды. Бүлек җитәкчесе авыл җирлекләреннән дә актив катнашуга чакырды.
2014 нче елның 10 нче июнендә видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең республика гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләте бирелгән органнарының эшчәнлеге турында чираттагы эшлекле киңәшмәсе үткәрелде.
Һәр елны район сабантуенда яңа өйләнешкән парларның парадын чыгару Актаныш районында матур гадәткә әверелде. Быелгы 2014 елның сабантуенда 10 пар әлеге чарада катнашты. Яшь парларыбызны район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мухамадиева котлады хәм аларга истәлек бүләкләре тапшырды.
Юбилярлар бергә 50 ел яшәп, кулга-кул тотынышып зур тормыш юлын үткәннәр. Алар тормышында нинди генә авырлыклар очрамаган, әммә алар һәр вакыт бер-берсе өчен терәк булганнар.
Бу гаиләләр зур хөрмәткә лаеклы. Бәхетле һәм ныклы гаилә төзү бик күп көч һәм бер-береңне аңлап яшәүне таләп итә. Хәзерге көндә безнең юбилярлар үзләренен балалары очен генә түгел, оныклары, хәтта оныкчыклары очен дә үрнәк булып торалар, үзләренен тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашырга алар һәр чак әзер.
Бу тантанада парларга Казан шәһәре Мэры исеменнән котлау хаты, акчалата бүләк һәм чәчәкләр тапшырылды.
Без аларга нык сәламәтлек, озын гомер, алдагы тормышка ышаныч, якыннарынын һәр чак игътибарын тоеп яшәүләрен телибез!
Арчада узган Сабантуй бәйрәмендә 2013 елда Сабантуй көнендә туган Әхмәтгалиева Азалия Илнар кызын туган белән котлау һәм яши башлауларына 5, 50,65 ел булган гаиләләрне хөрмәтләү.