Апас муниципаль район Сабан туенда һәр ел саен яңа гына тәпи атлап киткән нәниләр дә мәйдан түрендә булалар. Бу бәйрәм Иске Әнәле авылыннан игезәкләр Азамат һәм Азиза Сәлимуллиннар һәм аларның әти-әниләре өчен аеруча истәлекле булды. Нәниләргәрайон башлыгы зур уенчыклар тапшырды. Сатмыш авылыннан яңа гына Кызыл туйларын билгеләп үткән яшь парлар Илмас һәм Алинә Гайфетдиновлар чакырылгач, мәйдан тагын да җанланып китте. Аларга район башлыгының котлау хаты һәм автомат кер юу машинасы тапшырылды.