ЯҢАЛЫКЛАР


9
июнь, 2014 ел
дүшәмбе

Борһанов урамындагы паркта “Туган урамым, язмышымда син иң мөһиме булдың” дигән исем астында бик матур чара – урам бәйрәме узды. Бәйрәмдә 50 ел инне-иңгә куеп яшәүчеләр Фирдания һәм Әдһәм Шәриповлар, Гөлфия һәм Рафаил Шакировлар, иң яшьЛюция һәм Ленар Гарафиевлар гаиләсе, урамның иң яшь буыны Булат Семенов белән Кирилл Никулин да бүләкләргә лаек булдылар.


8
июнь, 2014 ел
якшәмбе

Бәйрәмгә кайткан кунаклар арасында хәтта чит илләрдә яшәүчеләр дә бар иде. Бу көнне авыл хезмәткәрләре “Алабуга” совхозының элеккеге директоры Герман Тигранович Мелкумянц белән дә очраштылар. Бәйрәмгә олысы, кечесе үзенең өлешен кертте. Авылдашлары белән бергәләп бу истәлекле датаны билгеләп үтәргә дип 103 яшьлек Грахова Анастасия Петровна да килгән иде.

Бәйрәмнең спонсорлары да Алабугага билгеле шәхесләр – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, ЗАО “Эссен продакшн” генераль директоры Барышев Леонид Анатольевич, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Кәлимуллин Айдар Минимансурович, ООО “ Привольное” җитәкчесе Михайлов Виталий Иванович һ.б.

Бу күренекле дата авыл халкында иң җылы хисләр калдырды

Кунакчыл хуҗа буларак, бәйрәмгә яхшы һзерләнгәннәр. Кунакларны  һәм район халкын матур итеп биәлгән мәйдан каршыалды. Символик кереш республика халкының бердәмлеген тагын бер кат раслады. Өч әләм, ике теллелек, милли  колорит – боларның барысы да җиргә һәм туганякка мәхәббәтне, эш кешеләренә  карата һәм гореф-гадәтләргә ихтирамны берләштерә. һәрвакыттагыча, биредә районыбыз мәдәният хезмәткәрләре зур тырышлык куйган.

Сабантуй бәйрәмнәрендә авылның иң яхшы үрнәк гаиләләрен билгеләп үтү традициясе дәвам итә. Баулы районы Исергәп авылының Сабантуй мәйданында матур тормыш юлы үткән, шушы көннәрдә 50, 55 еллык туйларын билгеләп үтүче Фатих һәм Әлфия Кашаповлар, Вагиз һәм Минниса Хазиевлар, Миннесагит һәм Фәния Галиуллиннар, Мөгин һәм Нәҗибә Гатауллиннар, Ризван һәм Нүрсинә Ганиевлар, Рәис һәм Вәсилә Хабировлар, Рәис һәм Флүрә Гайнутдиновлар котлаулар кабул иттеләр.Авыл җирлеге башлыгы А.Аглиуллин юбилярларга рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте һәм бүләкләр тапшырды.

      8 июньдә Алексеевск районында татар халкының милли бәйрәме Сабантуй булып узды. Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миннехановның котлавын ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Э.А.Зарипова Сабантуйда катнашучыларга җиткерде. Сабантуйда спорт ярышлары, ат чабышлары, милли көрәш һәм башка чаралар булды.


7
июнь, 2014 ел
шимбә

Бу бәйрәмдә һәр елны  районыбызның  иң өлкән кешеләрен, яңа өйләнешкән парларны һәм яңа туган балаларның әти-әнилэрен бүләкләп үтәләр. Бу елны да майдан уртасына Балтач бистәсенең иң өлкән кешесен- Зарипова Әнвәр апаны зурлап чакырдылар. Яңа өйләнешкән Сәйяр һәм Лилия Шакирҗановлар гаиләсен дә зурлап истәлекле бүләк тапшырылды. Ә бәйрәм алдыннан гына  гаиләләрендә  икенче балалары  туган Булат һәм Альбина  Мифтаховлар велосипедка ия булдылар.  

      7 нче июнь көнне Акбүре авыл җирлегендә, Саматов Рубин Азат улы белән Нурхаметова Альбина Хамзә кызының рәсми никахы иде. Сабантуй көнендә шундый матур күренешне күреп авылдашларның да күңелләре күтәрелеп китте. Яшьләр авылдашларын Сабантуй бәйрәме белән котладылар, Альбина бәйрәмне тагын да купшыландырып  үзенең матур җырын авылдашларга бүләк иде. Авыл җирлеге башлыгы Җәүдәт Мәхмүт улы яшьләргә кечкенә генә бүләген тапшырды.


6
июнь, 2014 ел
җомга

      Ирле – хатынлы Соломицкий Николай Андрей улы һәм Валентина Алексей кызы менә инде 50 ел кулга – кул бирешеп тормыш буенча бергә атлыйлар. Алар гаиләләрен 1964 елның 6 июнь көне корып җибәргәннәр. Соломицкийларның гаиләләрендә уртак узган еллары – чын байлык. Алар бер – берсен яраткан һәм хөрмәт иткән, очраган борчуларга һәм мәшәкатьләргә карамыйча, үз мәхәббәтләрен һәм тугрылыкларын бүгенге көнгә кадәр саклаган, чынлап та, алтын кешеләр.

2014 елның  06 июнендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә икесе дә “Алексеев” фамилиясе  йөртүче парга тантаналы төстә никах теркәлде. Бу парга никахтан соң кайсысына алдагы фамилияне яңасына алыштырып, кемгә паспорт алыштырырга туры киләчәк дип уйлыйсы юк.

   Соңгы вакытта бер үк фамилия йөртүчеләрнең никахлашуы еш очрый. Күпләр моны очраклылык кына түгел дип аңлата. Яшьләр Интернет челтәрендә күп аралаша, фамилиядәшләре белән кызыксына. Шулай итеп танышулар язмышларны да бәйләп куя.

      Шунысы кызыклы, әлеге яңа өйләнешүчеләрнең фамилияләре генә түгел, әтиләренең дә исемнәре бер үк төрле – “Алексеевич” һәм “Алексеевна”, җитмәсә икесе дә туган көннәрен бер көндә билгеләп үтәләр. Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре бу искиткеч парга озын гомер юлын, иңгә иң куеп, шатлыклар һәм зур уңышлар белән үтәләрен теләделәр.

Ана кпиталы  сертификатын Пенсия фонды идарәсе  җитәкчесе тапшырды.Дәүләт тарафыннан бирелгән  матди ярдәмне яшь гаиләләргә уйлап һәм дөрес итеп файдалану зарурлыгын да әйтте. ГХАТ белгече  гаилә битләре тапшырып, әти-әниләргә һәм балаларга ныклы сәламәтлек  һәм бәхет теләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International