Кунакларны һәм район хезмәтчәннәрен муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев сәламләде. “Ак Барс” банк идарәсе рәисе Роберт Миңнегалиев район халкын республика хәкүмәте исеменнән котлап, Татарстан Республикасы Президенты котлавын укыды. Һәм менә күккә Сабантуй әләме күтәрелде. Быел анны күтәрү хокукы узган елдагы Сабан туй батыры РавилМөбәрәкшин һәм язгы чәчү батыры Илдар әхмәтшинга бирелде. Галимулла хәзрәт дога багышлады һәм бәйрәм дәвам иттерелде. Гадәттәгечә биредә авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтлиләр, чөнки аларның ару-талуны белмәс хезмәтләре нәтиҗәсендә генә өстәлләребездә һәрвакыт яңа пешкән хуш исле икмәк урын ала. Сыер савучылар эше турында әйтеп торасы түгел. Алар бәйрәмнәрдә дә үз эшләрен онытмыйлар. Яхшыларның яхшыларына Сабан туенда мактау грамоталары һәм югары күрсәткечләре өчен премияләр тапшырылды. Мәйданда район юбилярларын - 50, 60 һәм күбрәк ел бергә гомериткән гаилә парларын, яңа өйләнешүчеләрне, яңа туган сабыйларны, күп балалы гаиләләрне хөрмәтләделәр. Мәйданнан беркемдә бүләксез китмәде. Ә ул арада аттракционнар ачылып, халык уеннары башланды. Катнашучыларның иге-чиге юк иде. Яшьләр эше һәм спорт бүлеге һәм ДЮСШ тренерлары ярышларның барлык төрләрен оештырдылар һәм алып бардылар. Теләге булган һәркем мили уеннарда, спорт ярышларында көчен сынап карады. Мәйдан тирәсе шау-гөр килеп торды.