Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә бер үк фамилия йөртүче парның никахлашуы

2014 елның 6 июне, җомга

2014 елның  06 июнендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә икесе дә “Алексеев” фамилиясе  йөртүче парга тантаналы төстә никах теркәлде. Бу парга никахтан соң кайсысына алдагы фамилияне яңасына алыштырып, кемгә паспорт алыштырырга туры киләчәк дип уйлыйсы юк.

   Соңгы вакытта бер үк фамилия йөртүчеләрнең никахлашуы еш очрый. Күпләр моны очраклылык кына түгел дип аңлата. Яшьләр Интернет челтәрендә күп аралаша, фамилиядәшләре белән кызыксына. Шулай итеп танышулар язмышларны да бәйләп куя.

      Шунысы кызыклы, әлеге яңа өйләнешүчеләрнең фамилияләре генә түгел, әтиләренең дә исемнәре бер үк төрле – “Алексеевич” һәм “Алексеевна”, җитмәсә икесе дә туган көннәрен бер көндә билгеләп үтәләр. Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре бу искиткеч парга озын гомер юлын, иңгә иң куеп, шатлыклар һәм зур уңышлар белән үтәләрен теләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International