Югары Ослан муниципаль районында гаилә тормышы юбилярларын котлау

2014 елның 6 июне, җомга

      Ирле – хатынлы Соломицкий Николай Андрей улы һәм Валентина Алексей кызы менә инде 50 ел кулга – кул бирешеп тормыш буенча бергә атлыйлар. Алар гаиләләрен 1964 елның 6 июнь көне корып җибәргәннәр. Соломицкийларның гаиләләрендә уртак узган еллары – чын байлык. Алар бер – берсен яраткан һәм хөрмәт иткән, очраган борчуларга һәм мәшәкатьләргә карамыйча, үз мәхәббәтләрен һәм тугрылыкларын бүгенге көнгә кадәр саклаган, чынлап та, алтын кешеләр.

      Уртак тормышларының 50 еллыгына багышлап, ирле – хатынлы Соломицкийларның исемнәре “Районның хөрмәтле юбилярлар” китабына кертелде, алар шул китапка кулларын куйдылар. ЗАГС бүлеге җитәкчесе юбилярларга сәламәтлек, бәхет, озын гомер теләп, Югары Ослан муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International