2014 елның 11 июнендә, Россия көне һәм Россиянең федераль миграция хезмәте идарәсенең Татарстан Республикасы Бөгелмә районындагы бүлекчәсенә яңа бина ачылу уңаеннан, яшь бөгелмәлеләргә тантаналы төстә паспортлар тапшырылды. Тәүге тапкыр паспорт алучы яшьүсмерләрне Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башлыгы И.А.Касыймов, Россиянең федераль миграция хезмәте идарәсенең Татарстан Республикасы Бөгелмә районындагы бүлекчәсе башлыгы хәрби хезмәт полковнигы Р.Г.Гарифуллин кайнар котладылар. Шулай ук Россиянең федераль миграция хезмәте идарәсенең Татарстан Республикасы Әлмәт районындагы бүлекчәсе башлыгы эчке эшләр подполковнигы И.К.Губаев һәм Россиянең федераль миграция хезмәте идарәсенең Татарстан Республикасы бүлеге җитәкчесе урынбасары Ф.С.Шакиров та үзләренең тәбрикләүләрен җиткерделәр.
Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе урынбасары С.Р.Сабирова яшь бөгелмәлеләрне котлап, Ватаныбызның лаеклы гражданнары булып үсүләренә ышаныч белдерде һәм һәрберсенә истәлеккә бүләк тапшырды.