Россия көне бәйрәме уңаеннан Казан шәһәренен 12 яшь гражданы үзләренең беренче паспортларын алу тантанасы узды

2014 елның 12 июне, пәнҗешәмбе

12 июнь – 1994 елны Россия Федерациясе президенты указы нигезендә дәүләт бәйрәме итеп кабул ителгән көн. Әлеге көн – дәүләтнең иң зур бәйрәме.  12 июньдә без меңъеллык тарихлы, бай мираслы, үзенең иксез-чиксез киңлекләрендә күп төрле милләтләрне һәм мәдәниятләрне берләштергән Россия көнен билгеләп үтәбез. Бу көн -  илнең дәүләт суверенлыгы турында Декларация  кабул ителгән көн. Бу бәйрәм – яңа Россиянен туган көне генә түгел, дәүләтчелегенең яңа баскычы билгесе дә. Илдә беренче тапкыр Россия Федерациясенең гражданлыгы булдырылды, сәяси партияларгә, иҗтимагый оешмаларга тигез хокукый мөмкинлекләр гарантияләнде.

   Шул уңайдан «Казан» Гаилә үзәгендә Казан шәһәренең 12 яшь гражданы үзләренең беренче паспортларын алды. Паспорт  алу – бик мөһим чара. Балалар – безнен дәүләтебезнең киләчәге. Аларга укуларында зур уңышлар, эш сөючән, тәртипле, кешелекле булып үсүләрен теләп, алар белән саубуллаштылар.  Яшүсмерләргә һәм барлык килган әти-әниләргә «Казан» Гаилә үзәге  буйлап экскурсия уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International