Бер гаиләдә ике никах

2014 елның 11 июне, чәршәмбе

      2014 елның 11 июндә Яр Чаллы шәһәренең Тантана сараенда бер гаиләдә ике никах теркәлде: Сафин Дамир Рафис улы белән Зайнуллина Резеда Рафкат кызының, һәм Бобин Игорь Валерий улы белән Набиева Эльмира Рафис кызының. Бу никахның үзенчәлеге шунда: бер гаиләдән булган абыйлы-сеңелле туганнарның ике никахы бер көндә һәм бер вакытта теркәлде. Бу икеләтә бәйрәмгә иң якын туган–тумачалар һәм дуслар чакырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International