Сарман районында универсаль спорт мәйданчыгы ачу тантанасы

2014 елның 12 июне, пәнҗешәмбе

      Россия көне уңаеннан Сарман районы ял паркында Универсаль спорт мәйданчыгы ачу тантанасы узды. Район җитәкчелеге барлык җыелган халыкны әлеге бәйрәм белән котлады, бүләкләр тапшырды һәм символик рәвештә беренче уенны башлап җибәрде. Район оешма җитәкчеләре шулай ук үзләренең бүләкләрен тапшырдылар. "Бердәм Россиясәяси партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе, бүләкләр тапшырудан тыш, сәламәт тормыш алып барырга өндәде. Тантана спорт уеннары белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International