Россия көне уңаеннан Мөслим муниципаль районының “Мизгел” яшьләр үзәгендә 14 яшьтәге кызлар һәм егетләргә тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды.
Мөслим муниципаль районы Башлыгы Р.Х.Муллин яшь гражданнарны тормышларындагы мөһим вакыйгалары белән тәбрик итте, документның кирәклеген, аңа сак караш турында искәртте һәм үз илләренең лаеклы шәхесләре булуларын теләде. Бөек Ватан сугышы ветераннары Ә.Ә.Шарипов һәм М.З.Зиннуров та укучыларга үзләренең котлауларын һәм изге теләкләрен җиткерде.
Балаларга паспортлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Кичә бәйрәм концерты белән үрелеп барды.