Югары Ослан муниципаль районында гаилә тормышының зөбәрҗәт юбилярларын котлау

2014 елның 12 июне, пәнҗешәмбе

      Ирле – хатынлы Галиуллин Ильяс Миннулла улы һәм Гөлсинә Гариф кызы менә инде 55 ел кулга – кул бирешеп тормыш буенча бергә атлыйлар. Алар гаиләләрен 1959 елның 12 июнь көне корып җибәргәннәр.

      Галиуллиннар гомер буе “Луч октября” совхозында ире – тракторист, хатыны – районда сөт саву буенча призлы урыннар алып, сыер савучы булып хезмәт иткәннәр. Галиуллиннар данлы һәм озын хезмәтләре, районның үсешенә зур өлеш керткән өчен кабат - кабат Мактау кәгазләре һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнәләр, ә 1996 елны Гөлсинә Гариф кызына “Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе” исеме бирелә. Безнең Юбилярлар ике ул тәрбияләп үстерәләр, хәзер уллары Казанда табиб булып эшли һәм дүрт онык бүләк иткән.

      Уртак тормышларының 55 еллыгына багышлап, ирле – хатынлы Галиуллиннарның исемнәре “Районның хөрмәтле юбилярлар” китабына кертелде, алар шул китапка кулларын куйдылар. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Кадырова Н. юбилярларга сәламәтлек, бәхет, озын гомер теләп, Югары Ослан муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Шеланга авыл җирлегенең Башкарма комитеты җитәкчесе, балалары, туганнары исеменнән алар турында күп җылы сүзләр әйтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International