ЯҢАЛЫКЛАР


24
июнь, 2014 ел
сишәмбе

Түбән Кама ГХАТ идарәсендә ел да җәй айларына туры килә торган туйлар санының кискен артуы  күзәтелә. Гыйнвар аеннан май аена кадәр ГХАТ идарәсендә атнасына уртача 30 никах теркәлә. Ямьле июнь аеның беренче антасында гына исә актлар теркәү китабына, ир белән хатын булу теләкләрен белдереп, 80 кәләш белән кияү кулларын куйган. Узган атнада исә никах теркәү тантанасына ГХАТ идарәсенә 64 пар килгән.  Мөселманнарның изге Рамазан айлары башлану сәбәпле, июль аенда өйләнешүчеләр саны бераз кимиячәк. Август исә, һәр елдагыча рекордлар аена әйләнер дип көтелә. Август аена гаризалар июль аенда кабул ителә башлауга карамастан, инде бүген үк җәйнең соңгы аенда никахларын теркәргә 255 пар теләк белдергән.

Бәйрәмнең төп программасы булып ерак балачакка сәяхәт hәм асфальтта рәсем ясау конкурсы булды. Театральлаштырылган күргәзмәләрдә төп катнашучылар балалар үзләре, шулай ук әти-әниләр, туганнар hәм дуслары булдылар. Бу тамашага өлкән яшьтәге балалар да килде.Барлык тамашачылар да канәгать  калдылар, ә җиңүчеләр бүләкләр hәм призлар алдылар.


23
июнь, 2014 ел
дүшәмбе

Мамадыш районында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә  әзерлек эшләре башланып китте. Бәйрәмнең төп чаралары 5 нче июль көнне гүзәл Яр буенда үтәчәк.

23 июнь көнне районыбызның җирле масса-мәгълүмат чараларында “Минем яраткан зур гаиләм” бәйгесе башланды. Катнашу шартлары да бик гади. Мамадыш муниципаль районының ММЧ мәглүмати сайтына (http://mamadysh-rt.ru/) һәр теләгән кеше үз гаиләсенең фотосын җибәрә ала.

Әйтергә кирәк, төп бүләккә ия булырга теләүчеләр көннән-көн күбәя бара.

Бәйге җиңүчеләренә Яр буенда узачак бәйрәм тамашасына чакыру алачак, анда аларга  истәлекле бүләкләр тапшырылачак.


22
июнь, 2014 ел
якшәмбе

22 июнь көнне Байлар Сабасында,  Хәтер һәм Кайгы көненә багышлап митинг узды. Анда район башлыгы Миннеханов Рәис Нургали улы катнашты. Ул, Бөек Ватан Сугышы чорында кичергән авырлыкларны һәм кайгыларны искә алып үтте. Корбан булганнарга тынлык игълан ителде. Барлык җыелган халык мәңгелек ут һәйкәленә чәчәкләр куйды.

       2014 елның 22 июнь көне Бөек Ватан сугышында һәлак булган геройлар истәлегенә салынган һәйкәл янында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг узды. Һәйкәл янына һәлак булган геройларны искә алырга чәчәкләр белән өч йөздән артык югары осланлылар килделәр.

Бөтен җирдә дәүләт байраклары төшерелгән, төрле шәһәрләрдә Бөек Ватан сугышы мемориаллары янында сугышта һәлак булган миллионнарча совет гражданнары истәлегенә шәмнәр кабыздылар. Илебезнең һәр почмагында бу көннәрдә Хәтер көнен билгеләп үтелә.

22 июнь көнне Мөслим районы мемориаль комплексында шулай ук Хәтер һәм матәм көненә багышланган тантаналы митинг узды. Район Башлыгы Р.Х.Муллин мәңгелек ут янындагы Билгесез солдат һәйкәленә венок салды. Сугышта һәлак булганнар истәлегенә мемориалга чәчәкләр һәм веноклар салырга чәчәкләр тоткан бик күп мөслимлеләр җыелган иде.

Бу сугыш башлануны искә алу көне генә түгел, ә берни алыштыра алмаслык югалтулар, күп язмышлар бәясе белән яулап алынган җиңү өчен рәхмәт хисләрен белдерү көне дә. Хәрмәтле ветераннар, һәр иртәне якты тыныч күк йөзе астында каршылавыбызга без Сезгә чиксез рәхмәтлебез!

Апаста 22 июнь көнне 10.00 сәгатьтә район үзәгендәге Батырлар Мемориаль комплексы янында Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, өлкәннәр, яшьләр, гомумән, район активы катнашында митинг узды. Биредә театральләшкән күренеш, чыгышлар, мәңгелек ут янына чәчәкләр салу һәм шулай ук Ростов, Севастополь, Мамай Курган, Кырым “Туганнар каберлекләре”ннән алып кайтылган изге туфракларны тантаналы төстә Мемориаль комплекска урнаштыру мизгелләре булды.

12.00 сәгатьтә барлык авыл җирлекләрендәге батырлар һәйкәлләре янында митинглар узды.

      21 июньдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе башлыгы – Э.А.Зарипова Владимир шәһәрендә узган Сабантуй бәйрәмендә катнашты.

      Владимир өлкәсе җитәкчелеге ярдәмендә үткәрелгән әлеге бәйрәмдә Владимир өлкәсе законнар чыгаручы җыелышның мәгълүмат һәм иҗтимагый элемтә буенча идарә башлыгы - Н.И.Полидовец, Владимир өлкәсе администрациясенең иҗтимагый элемтә һәм массакүләм мәгълүмат чаралары буенча комитет консультанты - Л.И.Февралева, Владимир шәһәре башлыгы - С.В.Сахаров, Владимир шәһәре башлыгы урынбасары - Е.В.Овчинникова, Владимир шәһәре администрациясенең иҗтимагый элемтә һәм массакүләм мәгълүмат чаралары буенча идарә башлыгы - А.А.Карпилович та катнашты.


21
июнь, 2014 ел
шимбә

2014 елның  21 июнендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә  искиткеч сөйкемле пар - Игорь һәм Альбинаның мәхәббәт белән гаилә коруларының беренче “туган көн”ен бәйрәм итү тантанасы уздырылды. Яшь гаиләнең никахлашуына бер ел тулгач ситсы туй билгеләп үтелә.

Ата-бабалардан  буыннан-буынга тапшырылучы бик матур йола ул. Игорь белән Альбина да үзләренең беренче истәлекле бәйрәмнәренә бер-берсенә ситсы яулыклар бүләк иттеләр. Һәрвакыт никахлары нык булуны раслап, алар ике яулыкны бергә төенләп бәйләделәр. Аннары бер-берсенең күзләренә карап, тугрылык антын әйттеләр, ә яулыкларны үзләре генә белгән җиргә куеп, гомер буе сакларга вәгъдә бирделәр.

Борынгы Русьтә, яулыкларны төенләп бәйләү йоласы дөрес үтәлгән булса, бу гаилә озак, дус һәм бәхетле яшәячәк, күңелсезлекләр читләтеп үтәр, йортта тәртип һәм тынычлык булыр, дип уйлаганнар.

2014 елның 21 июнендә муниципаль хезмәткәрләре арасында II спартакиада кысаларында чираттагы ярышлар уткәрелде. ГХАТ идарәсе белгечләре җинел атлетикада актив катнашты. Идарәнең җитәкчесе Амирова Гүзәл Рәис кызы хатын-кызлар арасында 100 м. йөгерүдә 1 урын яулады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International