21 июньдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе башлыгы – Э.А.Зарипова Владимир шәһәрендә узган Сабантуй бәйрәмендә катнашты.
Владимир өлкәсе җитәкчелеге ярдәмендә үткәрелгән әлеге бәйрәмдә Владимир өлкәсе законнар чыгаручы җыелышның мәгълүмат һәм иҗтимагый элемтә буенча идарә башлыгы - Н.И.Полидовец, Владимир өлкәсе администрациясенең иҗтимагый элемтә һәм массакүләм мәгълүмат чаралары буенча комитет консультанты - Л.И.Февралева, Владимир шәһәре башлыгы - С.В.Сахаров, Владимир шәһәре башлыгы урынбасары - Е.В.Овчинникова, Владимир шәһәре администрациясенең иҗтимагый элемтә һәм массакүләм мәгълүмат чаралары буенча идарә башлыгы - А.А.Карпилович та катнашты.
Төрле иҗтимагый татар оешмалары да Сабантуй бәйрәмен читләтеп үтмәде. Алар арасында “Владимир өлкәсе татарлары автономиясе”, Владимир шәһәре мөселманнары җәмгыяте дини оешмасы “Махалля”, “Бәхет” яшьләр оешмасы бар иде.
Шулай ук Сабантуй бәйрәмендә Татарстаннан килгән кунаклар да чыгыш ясады: Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты Мирсәет Сөнгатуллин, Татарстан Республикасының халык артисты, баянчы Рамил Курамшин.