Мамадыш районында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә әзерлек эшләре башланып китте. Бәйрәмнең төп чаралары 5 нче июль көнне гүзәл Яр буенда үтәчәк.
23 июнь көнне районыбызның җирле масса-мәгълүмат чараларында “Минем яраткан зур гаиләм” бәйгесе башланды. Катнашу шартлары да бик гади. Мамадыш муниципаль районының ММЧ мәглүмати сайтына (http://mamadysh-rt.ru/) һәр теләгән кеше үз гаиләсенең фотосын җибәрә ала.
Әйтергә кирәк, төп бүләккә ия булырга теләүчеләр көннән-көн күбәя бара.
Бәйге җиңүчеләренә Яр буенда узачак бәйрәм тамашасына чакыру алачак, анда аларга истәлекле бүләкләр тапшырылачак.