2014 елның 22 июнь көне Бөек Ватан сугышында һәлак булган геройлар истәлегенә салынган һәйкәл янында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг узды. Һәйкәл янына һәлак булган геройларны искә алырга чәчәкләр белән өч йөздән артык югары осланлылар килделәр.
Митингта чыгыш ясадылар: Сергей Осянин, муниципаль район Башлыгының урынбасары, Совет рәисе урынбасары, Римма Троицкая, Югары Ослан муниципаль районы Ветераннар советы рәисе, Лилия Хөрмәтуллина, Югары Ослан муниципаль районы профсоюз организацияләренең координацион Советы рәисе.
Митингта Миннегөл Шәйдуллина җитәкчелегендә “Волжанка” ветераннар хоры чыгыш ясады.
Күзләрендә яшьләр белән митингта катнашучылар сугышта һәлак булган геройлар һәйкәленә чәчәкләр салдылар.