Түбән Кама ГХАТ идарәсендә ел да җәй айларына туры килә торган туйлар санының кискен артуы күзәтелә. Гыйнвар аеннан май аена кадәр ГХАТ идарәсендә атнасына уртача 30 никах теркәлә. Ямьле июнь аеның беренче антасында гына исә актлар теркәү китабына, ир белән хатын булу теләкләрен белдереп, 80 кәләш белән кияү кулларын куйган. Узган атнада исә никах теркәү тантанасына ГХАТ идарәсенә 64 пар килгән. Мөселманнарның изге Рамазан айлары башлану сәбәпле, июль аенда өйләнешүчеләр саны бераз кимиячәк. Август исә, һәр елдагыча рекордлар аена әйләнер дип көтелә. Август аена гаризалар июль аенда кабул ителә башлауга карамастан, инде бүген үк җәйнең соңгы аенда никахларын теркәргә 255 пар теләк белдергән.