Балык Бистәсе районында сабантуй көнендә кыр батырлары белән бергәләп 50, 55 ,60 ел бергә яшәгән парларны да котлыйлар. Быел Котлы Бүкәш авыл җирлегендә күп еллар бәхетле гаилә булып яшәгән 7 парны котладылар. Бу Дәүләтшиннар, Илдархановлар, Әхәтовлар Шәмәрдановлар, Габделвәлиевлар, Галәүтдиновлар һәм Сибгатуллиннар гаиләләре. Гаиләләргә матур сүзләр, җырлыр башкарылды һәм кыймәтле бүләкләр бирелде.
Озакламый яшь парларга фотосессия өчен тагын бер матур урын – “Туй торты” булачак.
LOVE журналы узган елны шәһәрдә яңа архитектур элемент булдыруны тәкъдим иткән иде. Бу идеяне шәһәр мэры хуплады.
Ачылу тантанасы 2015 елның маена планлаштырылган.
2014 елның 25 июнендә Кукмара муниципаль районы ЗАГС бүлегендә Ана капиталы дәүләт сертификатын тапшыру тантанасы узды. Пенсионный фонд идарәсе җитәкчесе Сабитова Альфинур Гайса кызы бәхетле ата-аналарны котлады, аларга Ана капиталы дәүләт сертификатын тапшырды һәм аның нәрсәләргә тотып булачагын аңлатты. Шулай ук ата-аналарны Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Галеева Рузалия Хәким кызы, ЗАГС бүлегенең белгечләре һәм әти-әниләренең эш урыннарыннан килгән җитәкчеләр котлады
2014 елның 25 июнендә Яр Чаллы шәһәренең “Энергентик” мәдәният сараенда Ана капиталы дәүләт сертификатын тапшыру тантанасы узды. Бу көнне сертификатларны 59 чаллы гаиләсе алды.
Ата-аналарны ГХАТ идарәсе башлыгы Р.Г.Зарипова һәм ПФ идарәсе җитәкчесенең урынбасары Т.И.Мулькаманова котладылар. Барлык гаиләләргә дә исәнлек-саулык, тазалык-байлык, җан тынычлыгы телибез!
Балалар бик актив “Курочка ряба, Конек Горбунек, Кот в Сапогах” эстафета конкурс-ларында катнаштылар. Шулай ук балалар үзләрен әкиятләр белгечләре икәннәрен дә исбатладылар. Күп кенә викториналар тәгъдим ителде:“Рус әкиятләре батырлары”, “Әкият җанварлары”. Бәйрәмнең бизәге булып балалар коллективларының концерты булды.
Концерт ахырында барлык балалар да баллы күчтәнәчләргә ия булдылар.
2013 елның ноябрь аеннан башлап атнаның һәр сишәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә, сәгать 14.00-16.00га кадәр, Лениногорск шәһәрендә, Тукай ур. 7 йорт адресы буенча гражданнарга дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү эшчәнлеге алып барыла. Хәзерге көндә, практика күрсәткәнчә, “Күпэшчәнлек үзәгенә” гражданнар никахны рәсмиләштерү сораулары буенча ешрак мөрәҗәгать итүе күренә.
Программаның икенче чыгарылышы татарларның хәзерге милли туй йолаларына багышланган: кайсылары бүгенге көнгә кадәр сакланган һәм ни өчен?
Татар туй йоласы 2013 елның май аенда Арча муниципаль районында төшерелде. Татар халкының милли йолалары, гаилә көнкүреше, туй костюмнары әлеге программада югары профессиональ дәрәҗәдә тәкъдим ителәчәк.
Тукай районының Әҗмәкәй авыл җирлегендә тантаналы рәвештә яңа туган балаларга туу турында таныклык һәм ана капиталы Сертификатлары тапшырылды.
Ел башыннан районда 295 бала туды, һәм 128 гаиләгә ана капиталы тантаналы рәвештә тапшырылды. Күп гаиләләр ана капиталын тору урынын яхшыртуга тотачаклар.
Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2014 елның 24 июнь көнне Яр Чаллы 19 чаллы яшь гражданына паспорт тапшыру тантанасы узды. Бәйрәмне “Бердәм Россия” партиясе вәкиле Е.Л.Шуралева, УФМС бүлекләренең белгечләре, Ветераннар советы җитәкчесенең урынбасары З.К.Фомина катнаштылар.
Бәйрәм күтәренке рухта узды.