ЯҢАЛЫКЛАР


28
июнь, 2014 ел
шимбә

      2014 елның 27 июнь көнендә Балтач ЗАГС бүлегендә районның иң яшь гражданнарына паспорт тапшыру тантанасы булып узды. Йөзләреннән сабыйлык чалымнары да китмәгән әлеге балалар Россия Федерациясенең тулы хокуклы гражданнары булдылар. Балаларны истәлекле мизгелләре белән тәбрикләр өчен район башкарма комитеты яшьләр бүлегеннән Хәйруллин А.Ф., миграция хезмәте идарәсенең Балтач районы буенча бүлекчә хезмәткәре Минһажева Ф.Ф. һәм “Бердәм Россия” сәяси партиясе Балтач җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Фазылҗанова Р.А. килделәр. Алар үзләренең җылы теләкләрен җиткереп, балаларга илебезнең лаеклы гражданнары булып үсүләрен теләделәр.


27
июнь, 2014 ел
җомга

Пенсия фонды булеге житэкчесе Элфия Фэиз кызы Дэулэтшина аналарны бэбилэре туу белэн тэбриклэде, ана капиталын нинди максатларда кулланып булуын анлатты.  Сертификат белэн бергэ ул гаилэдэге беренче балаларга да булэклэр элэште.

  Тантанада ГХАТ  булеге  житэкчесе Розалия Сафина уз чиратында бу гаилэлэрне шундый шатлыклы вакыйга – гаилэдэ сабый туу хэм ана капиталы сертификаты алу белэн тэбрик итте, уз булэклэрен тапшырды.

Бу көнне ТР “Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә никахны рәсмиләштерү церемониясе вакытында, гаиләнең бердәмлек, сафлык, мәңгелек мәхәббәт билгесе булган символ – балдакларны “кечкенә фәрештә” тапшырды.

Яшьлек-ул зур байлык. Шуңа күрә дә, яшь гаиләләргә исәнлек, тынычлык һәм бер-беренә булган хисләре саф килеш мәңгелеккә саклансын дигән теләктә калабыз.  

Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда “Туй биюе мәктәбе” үз эшен дәвам итә. Никахлашу көне – иң бәхетле, иң тантаналы көннәрнең берсе!

    Бу көн тылсымга, матурлыкка, илаһилыкка ия. Тантаналар сараенда атнаның һәр чәршәмбе көнне яшь парлар профессиональ  бию остам белән репетицияләр үткәрәләр. Туй биюе – туйның иң югары ноктасы!

Бакчасарай – Кырымдагы шәһәр, Бакчасарай районының үзәге. Ул элеккеге Кырым ханлыгының башкаласы булган. Биредә 27 меңгә якын кеше яши. Икътисадының нигезе – туризм.

Константин Григорьевич район үзәге белән танышуны Архангел Михаил храмыннан башлады. Биредә ул үзе белән йөртә торган иконасын бүләк итеп калдырды. 

Кунакка Җиңү паркын күрсәттеләр, ул үзәк китапханәдә һәм 1 нче Чирмешән мәктәбендә булды. Кырымнан килгән кунакны муниципаль район башлыгы Наил Зарипов озатып йөрде. 

-Чирмешәнне авыл дип кенә әйтмәссең, бик матур, төзек,- диде Бахчасарай шәһәренең мэры. 

Константин Рубаненко Чирмешәндә Рождество Христово чиркәвенә һәм мәчеткә дә керде. 

Икенче көнне кунак район Советында оешмалар һәм бүлекләр җитәкчеләре белән узган киңәшмәдә катнашты. Константин Григорьевич Бакчасарай районының бүгенге социаль-икътисадый хәле белән таныштырды, киләчәктә эшлекле элемтәләрне ныгытырга өндәде. 

Яшел туй – ул яшьләрнең никахлашу көннәре.  Бу мәхәббәт һәм яңа гаилә туу бәйрәме.

Чистай муниципаль районының  Уракчы авылы яшәүчеләре дә Марат һәм Альбина Газизовларны туй көннәре белән котладылар. Аларның гаилә тарихы 2014 елда башлана. Бәйрәм бик күңелле узды.

Тантананы Татар Сарсазы башкарма комитетының хезмәткәрләре һәм авыл клубы эшчеләре белән бергә уздырдылар. 

      Бердәм порталда урнаштырылган закон проекты авторлары фикеренчә, әлеге үзгәрешләр шаһит күрсәтмәләре нигезендә ана дип тануның ялган очракларын киметергә булышачак. Андый очраклар Астрахань, Новосибирск, Пенза һәм Рязань өлкәләрендә күзәтелгән.

      Юстиция министрлыгы мәгълүматларына караганда алдашу очраклары ана (гаилә) капиталын алу максаты белән башкарыла.

      Закон проекты авторлары медицина оешмаларында тумаган балаларны теркәүне билгеле бер очракларда рөхсәт итәргә, ягъни барырга кыен, аз халыклы урыннарда туган балаларны теркәргә мөмкинлек бирергә дип тәкъдим итә. Әлеге аерым очраклар Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан расланачак.

      26 июньнән 7 июльгә кадәр закон проекты иҗтимагый уйлашуга куелды. Үз фикерләрегезне җиткерү өчен электрон адресларны бердәм порталда табып була.


26
июнь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

2014 елнын 26 июнь көнендә ЗАГС бүлегендә 7 анага сертификат тапшырылды. Бәйрәм тантанасында, Нурмөхәммәтова Р.И., Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе, ана капиталын куллану, шәһси кабинетта төркәлү буенча  консультация дә уздырды. 

Наркотикларның гаять дəрəҗəдə киң таралүы аяныч нəтиҗəлəргə: демографик һəлакəттəн алып икътисад, социаль һəм сəяси мохитның криминальлəшүенə китерə.

Үсмерлəрдə һəм яшьлəрдə наркотикларга каршы тора алуны, спорт белəн шөгыльлəнүне кулай күрүне тəрбиялəү чаралары итеп 2014 елның 2-26 июнь көннəрендə бөтен Россиядə наркотикларга каршы мероприятиялəр: конференциялəр, түгəрəк өстəллəр, конкурслар, спортның төрле төрлəре буенча ярышлар һ.б. үткəрелде.

Бү көнне Казан шəһəре ГХАТ Идарəсендə  дə «Наркотикларга – юк!» акциясе үткəрелде, ГХАТның бөтен бүлеклəренə килгəн гражданнарга наркотиклар куллануның зыяны түрында памяткалар таратылды, плакатлар эленде.

Мамадыш районы Усәли авылында гомер кичерүче  Мөршидә Мәгъсүмова  шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлек юбилеен каршы алды. Бүгенге көндә   аның тормыш касәсе муллыкка, бай җимешләргә тулган чагы, чөнки ул балаларына ихтирамлы  әни, купсанлы оныкларына һәм оныкчыкларына сөекле   дәү әни.

Юбилярны беренчеләрдән булып авыл җирлеге башлыгы Алмир Зыятдинов  һәм сәркәтип Зөләйха Нуруллина котлады. Җылы теләкләр, чәчәк бәйләмнәре, котлау хаты Мөршидә апаның күңелен тибрәндерде. Ул район һәм авыл җирлеге җитәкчеләренә игътибарлары һәм зур ихтирамнары өчен чиксез рәхмәтләрен җиткерде.

   Мәгъсүмова Мөршидә Әгъләм кызы  Усәлида туып, шунда колхозда эшләп, ире Нурмөхәммәт абый белән 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә аларның 3 балалары туган авылларында төпләнеп калганнар. Мөршидә апа балалары белән чиксез горурлана, чөнки алар һәркайсы аның янәшесендә.Сугыш ветераны Нурмөхәммәт абый берничә ел элек  вафат булды.Бу еллар  Мөршидә апага икелә авыр булды, ул сыңар канатлы булып кына калмады, катлаулы операцияләр кичерде. Ләкин аның күңеле һәрвакыт көр, һич кайчан  зарланмыйча, уфтанмыйча, шөкер итеп, татар хатын-кызларына гына хас олы сабырлык белән гомер итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International