Бердәм порталда урнаштырылган закон проекты авторлары фикеренчә, әлеге үзгәрешләр шаһит күрсәтмәләре нигезендә ана дип тануның ялган очракларын киметергә булышачак. Андый очраклар Астрахань, Новосибирск, Пенза һәм Рязань өлкәләрендә күзәтелгән.
Юстиция министрлыгы мәгълүматларына караганда алдашу очраклары ана (гаилә) капиталын алу максаты белән башкарыла.
Закон проекты авторлары медицина оешмаларында тумаган балаларны теркәүне билгеле бер очракларда рөхсәт итәргә, ягъни барырга кыен, аз халыклы урыннарда туган балаларны теркәргә мөмкинлек бирергә дип тәкъдим итә. Әлеге аерым очраклар Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан расланачак.
26 июньнән 7 июльгә кадәр закон проекты иҗтимагый уйлашуга куелды. Үз фикерләрегезне җиткерү өчен электрон адресларны бердәм порталда табып була.