Районыбызга Бакчасарай шәһәр советы башлыгы Константин Рубаненко килеп китте

2014 елның 27 июне, җомга

Бакчасарай – Кырымдагы шәһәр, Бакчасарай районының үзәге. Ул элеккеге Кырым ханлыгының башкаласы булган. Биредә 27 меңгә якын кеше яши. Икътисадының нигезе – туризм.

Константин Григорьевич район үзәге белән танышуны Архангел Михаил храмыннан башлады. Биредә ул үзе белән йөртә торган иконасын бүләк итеп калдырды. 

Кунакка Җиңү паркын күрсәттеләр, ул үзәк китапханәдә һәм 1 нче Чирмешән мәктәбендә булды. Кырымнан килгән кунакны муниципаль район башлыгы Наил Зарипов озатып йөрде. 

-Чирмешәнне авыл дип кенә әйтмәссең, бик матур, төзек,- диде Бахчасарай шәһәренең мэры. 

Константин Рубаненко Чирмешәндә Рождество Христово чиркәвенә һәм мәчеткә дә керде. 

Икенче көнне кунак район Советында оешмалар һәм бүлекләр җитәкчеләре белән узган киңәшмәдә катнашты. Константин Григорьевич Бакчасарай районының бүгенге социаль-икътисадый хәле белән таныштырды, киләчәктә эшлекле элемтәләрне ныгытырга өндәде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International