Сәхнә түрендә ярты гасыр бергә гомер кичерүче Касыйм һәм Наҗия Гайнетдиновләр, Хәсби һәм Гөлфруз Җиһаншиннар, Мирза һәм Нурсәйлә Ильясовлар гаиләләрен хөрмәтләделәр. Алар үзләренең тормыш юллары турында сөйләде, акыллы балалар тәрбияләү серләре белән уртаклашты, бер-береңне гафу итә белеп түзем һәм сабыр булып яшәгәндә генә ныклы гаилә төзеп булганлыгын яшьләргә җиткерделеләр . Кадерлеләрен котларга балалары, кияү-киленнәре, оныклары да килгән иде. Авыл җирлеге башлыгы Алексей Тимофеевич юбилярланы тәбрикләп истәлекле бүләкләр тапшырды.
2014 елның 21 июнь көнендә Әлки муниципаль районының Иске Такталы авылы үзенең 400 еллыгын һәм мәктәп ачылуга 100 ел тулуны билгеләп үтте. Авылда иртәдән яңгыраган халык җырлары бәйрәм рухы өстәде. Котлаулар һәм теләкләр дә күп яңгырады. Бәйрәмдә иң дулкынландыргыч мизгел «алтын йөрәкле» юбилярларны котлау булды. Алар иңнәрен иңгә куеп 50, 55 ел гомер иткәннәр. ГХАТ бүлеге җитәкчесе аларга теләкләр теләде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
21 июньдә башкалабыз Казанда төрле почмакларда Сабантуйлар гөрләде. Сабантуй-2014 нең төп мәйданында 11 район тарафыннан республикабызда гомер итүче төрле милләтләрнең көнкүрешләрен, традицияләрен чагылдыручы ишегаллары әзерләнгән иде.
Каенлык мәйданында мамадышлылар керәшен ишегалдын оештырдылар. Монда килгән кунаклар керәшен өйләрен, чиркәү һәм башка күп кенә милли күргәзмәләр күрә алдылар, “Теләкләр басмасы” аша чыктылар, рәхәтләнеп керәшен фольклор ансамбльләрен тыңладылар, биюләргә кушылдылар.
Бәйрәмнең иң кызу ноктасы булып ишегалдына җөмһүриятебез җитәкчесе килүе булды. Рөстәм Миннехановны яшь пар Николаевлар каршы алды. Алар көне буе килгән кунакларга керәшеннәрнең туй йолаларын күрсәттеләр.
Яңа гына өйләнешкән Николай һәм Гөлназга Президентыбыз зур бүләк – телевизор тапшырды. Безнең Президентыбыз белән фотога төшү мәңгелек истәлек һәм зур сөенеч, - дип шатлыгын уртаклашты Николай.
Мамадыш районы Урта Кирмән авылында гомер итүче Абдуллиннар гаиләсе “Успешная семья Приволжья – 2014” бәйгесеннән кайтты. Киров шәһәрендә узган бәйгедә күп балалы һәм уллыкка бала алган гаиләләр катнашты. Әйтергә кирәк, бәйге Россия президентының вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич боерыгы нигезендә икенче ел рәттән үткәрелә.
Якташларыбыз Абуллиннар гаиләсе “Милли традицияләргә тугрылык” номинациясендә җиңү яулап кайттылар. Барлыгы бәйгедә 14 регионнан 24 гаилә катнашты. Барлык гаиләләр шулай ук июнь ае башында узучы Бөтендөнья әкият уеннарының шаһиты булганнар.
Фестивальдә күп кенә күренекле җырчылар, композиторлар, язучылар катнашкан.
Ракыя Гариф кызы күп еллар район башкарма комитетында бухгалтер булып эшләгән. Ул бик яхшы һәм аралашучан кеше, барысы да аны ярата һәм хөрмәт итә. Юбилярны тәбрикләргә Мөслим муниципаль район Башлыгы Р.Х.Муллин килде, ул Ракыя апаның иңсәсенә ак шәл-яулык япты, ТР Президенты Р.Н.Миннихановның исемле котлау хатын тапшырды. Ветеранны котларга хезмәттәшләре һәм дуслары да килгән иде. Алар истәлекле бүләкләр һәм күчтәнәчләр тапшырдылар, юбилярга күңел тынычлыгы, ныклы сәламәтлек теләделәр.
Пәнҗешәмбе көн ЗАГС бүлегендә “Яшь парлар” көне дип исәпләнә. Бу көнне яшьләр гариза бирәләр, алар белән “Яшь гаилә мәктәбе” белгече эш алып бара. Белгеч ЗАГС бүлегендә көн дәвамында яшьләрне кабул итә, лекцияләр укый, булачак косультация көнен билгели.
Киңәшмәдә 2014 нче елның 5 аена һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе тикшерү нәтиҗәләре буенча йомгак ясалды. Шулай ук үлем очрагын вакытында теркәү һәм июль аеннан акт язмаларының яңа формалары кертеләчәге искәртелде. Авыл җирлеге җитәкчесе урынбасарларына гаилә нигезен ныгыту һәм традицияләрен торгызуны, юбилярларны котлауларны һәм төрле чаралар үткәрүне дәвам итү тәкъдим ителде.
Агымдагы елның 19 июнь көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә шәһәребезнең беренче милиционеры Храмов Федор Афанасьевич һәм аның тормыш иптәше Анна Васильевна алтын туйларын билгеләп үттеләр. Федор белән Анна Кызыл Чишмә поселогында табигатьнең яшәргән, апрель аеның шаулап чәчәк аткан мәлендә очрашып, танышалар. Озакламый туйлап өйләнешеп тә куялар. Яшь кала Түбән Камада аларның иң бәхетле еллары уза, ике кызлары Валентина белән Елена дөньяга килә. Бүгенге көндә Храмовлар ике кызлары, дүрт оныклары, бер оныкчыкларының шатлыкларына куанып яшиләр. Федор Афанасьевич Храмов - шәһәребезнең мәртәбәле, дәрәҗәле кешесе. Бөтен гомерен ул Түбән Кама Эчке эшләр идарәсенә багышлый. Озын –озак еллар буена башта милиционер, аннары элемтә инженеры булып эшли. Аның хезмәтен бәяләп, алтын туй танатанасына Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсенең җитәкчесе ярдәмчесе, эчке хезмәт полковнигы Тәлгать Кубиев Храмовларга чәчәк бәйләме һәм кыйммәтле бүләк тапшырды.
2014 елның 19 июнендә Буа муниципаль районының ГХАТ бүлегендә Ана капиталы сертификатлары тапшыру тантанасы булды. Буа муниципаль район башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Г.М. Хәкимова бәхетле ата-аналарга сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхет теләде. Буа районы Пенсия идарәсе фонды җитәкчесе Р.Г.Залялов әниләргә сертификатларны тапшырып, аларның куллану тәртибен аңлатты.
19 июнь көнне Ютазы районында иң бәхетле 4 гаиләгә ана капиталына сертификатлар тапшырылды. Яшь әниләрне бу тананалы көннәре белән Ютазы районы Башлыгы Рөстәм Нуриев котлады һәм аларга бүләкләр, чәчәкләр тапшырды.