Мамадыш районы Урта Кирмән авылында гомер итүче Абдуллиннар гаиләсе “Успешная семья Приволжья – 2014” бәйгесеннән кайтты

2014 елның 20 июне, җомга

Мамадыш районы Урта Кирмән авылында гомер итүче Абдуллиннар гаиләсе “Успешная семья Приволжья – 2014” бәйгесеннән кайтты. Киров шәһәрендә узган бәйгедә күп балалы һәм уллыкка бала алган гаиләләр катнашты. Әйтергә кирәк, бәйге Россия президентының вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич боерыгы нигезендә икенче ел рәттән үткәрелә.

Якташларыбыз Абуллиннар гаиләсе  “Милли традицияләргә тугрылык” номинациясендә җиңү яулап кайттылар. Барлыгы бәйгедә 14 регионнан 24 гаилә катнашты. Барлык гаиләләр шулай ук июнь ае башында узучы  Бөтендөнья әкият уеннарының  шаһиты булганнар.

Фестивальдә күп кенә күренекле җырчылар, композиторлар, язучылар катнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International