Агымдагы елның 19 июнь көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә шәһәребезнең беренче милиционеры Храмов Федор Афанасьевич һәм аның тормыш иптәше Анна Васильевна алтын туйларын билгеләп үттеләр. Федор белән Анна Кызыл Чишмә поселогында табигатьнең яшәргән, апрель аеның шаулап чәчәк аткан мәлендә очрашып, танышалар. Озакламый туйлап өйләнешеп тә куялар. Яшь кала Түбән Камада аларның иң бәхетле еллары уза, ике кызлары Валентина белән Елена дөньяга килә. Бүгенге көндә Храмовлар ике кызлары, дүрт оныклары, бер оныкчыкларының шатлыкларына куанып яшиләр. Федор Афанасьевич Храмов - шәһәребезнең мәртәбәле, дәрәҗәле кешесе. Бөтен гомерен ул Түбән Кама Эчке эшләр идарәсенә багышлый. Озын –озак еллар буена башта милиционер, аннары элемтә инженеры булып эшли. Аның хезмәтен бәяләп, алтын туй танатанасына Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсенең җитәкчесе ярдәмчесе, эчке хезмәт полковнигы Тәлгать Кубиев Храмовларга чәчәк бәйләме һәм кыйммәтле бүләк тапшырды.