ЯҢАЛЫКЛАР


18
июнь, 2014 ел
чәршәмбе

      2014 елның 18 июнендә Яр Чаллы шәһәренең “Энергетик” мәдәният сараенда Ана капиталы дәүләт сертификатын тапшыру тантанасы узды. Бу көнне сертификатларны 69 Чаллы гаиләге алды. Ата-аналарны ГХАТ идарәсе башлыгы Р.Г.Зарипова һәм ПФ идарәсе җитәкчесенең урынбасары Т.И.Мулькаманова котладылар һәм гаилә бәхете теләделәр.

      Буа драма театрына социаль хезмәткәрнең һөнәри бәйрәме уңаеннан оештырылган чарага ГХАТ бүлеге белгечләре дә чакырылган иде. Чөнки районда социаль яклау идарәсе белән ГХАТ бүлеге арасында эшлекле, дустанә тандем һәм партнерлык элемтә урнашкан.

      Үзенең котлавында Буа район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова әлеге өлкә хезмәткәрләре һөнәренә ихтирамлы мөнәсәбәттә булуын ассызыклап узды. Игелекле эшләрегез, миһербанлы булуыгыз, хезмәтегезне җиренә җиткереп башкаруыгыз халыкта да сезгә карата хөрмәт, ихтирам уята, - дип, һөнәри бәйрәм уңаеннан, аларга рәхмәт һәм тәбрикләү сүзләрен ирештерде.


17
июнь, 2014 ел
сишәмбе

      Мәхәббәт – ул Ходайның гаҗәеп матур бүләге. Бу гаҗәеп матур бәйрәм балалары һәм оныклары өчен яхшы үрнәк булып тора. Алар арасында үрнәк гаиләләр:

- Явдат Каримулла улы һәм Саимя Хәсән кызы Идрисовлар

- Николай Александр улы һәм Нина Николай кызы Борисовлар

- Эльбрус Идрис улы һәм Асия Сәит кызы Әхмәтҗановлар

- Юрий Павел улы һәм Валентина Иван кызы Макаровлар

- Герман Лаврентий улы һәм Нина Николай улы Моисеевлар.

      Бөтендөнья Әтиләр көне уңаеннан Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина Түбән Кама Әтиләр ассоциациясе җитәкчесе Андрей Бликин белән очрашты. Эшлекле сөйләшү барышында 2013-2014 нче уку елында башкарылган эшкә йомгак ясалды, киләчәккә планнар билгеләнде. Түбән Кама Әтиләр оешмасы шәһәребездә 10 елдан артык уңышлы гына эшләп килә. Аның гаиләдәге әти ролен күтәрүгә, балалар тәрбияләүдә ир-атның әһәмиятен арттыруга юнәлтелгән актив эшчәнлеге Татарстанның башка шәһәрләрендә шуңа охшаш оешмалар барлыкка килүенә сәбәп булды. Яр Чаллы шәһәрендә оешкан Әтиләр ассоциациясе исә озак уйлап тормастан, түбән камалыларның “Чит балалар юк, минем баламның әйләнә-тирәсе генә бар!” дигән шигарен дә үзләренә яраклаштырып куйды. 

Балтач районы Чепья авылында яшәүче Степанова Агафья Ивановна  июнь аенда  100 яшен тутырып, иң озын гомерле райндашыбызның берсенә әйләнде. Аны бер гасырлык юбилее белән котларга район Советы рәисе урынбасары Наил Нургаяз улы Сабирҗанов, социаль яклау бүлеге мөдире Алсу Гатиятуллина, Чепья җирле үзидарә рәисе Азат Нотфуллин, Чепья участок амбулаторисе баш табибы Ирек Фазлыевлар килде. Н. Сабирҗанов юбилярга В.Путинның рәхмәт хатын, район башлыгының бүләген тапшырды.

 

      Үзләренең бәллүр туй көненә Галлямова Илһамия гаиләсенә үзенчәлекле бүләк ясады. Гаиләдә икенче бала булып кызлары Мәликә туды. Тукай районы ГХАТ бүлеге тантаналы рәвештә кызлары туу һәм гаилә корып яшәүләренә 15 ел булган көн белән котладылар. Шунысы гаҗәеп, нәкъ шул көндә Илһамиянең әти-әнисенең гомер итүләренә 45 ел. Бу матур гаиләнең горе- гадәтләре саклансын һәм дәвам итсен!


16
июнь, 2014 ел
дүшәмбе
Пенсия фондының идарә башлыгы И.А.Большакова 4 анага ана капиталына сертификатлар тапшырды һәм ана капиталын дөрес итеп файдалануларын теләде. ГХАТ бүлеге башлыгы Л.М.Дианова Тәтеш муниципаль районы Башлыгы В.С.Чершинцевның котлавын укыды һәм күп балалы гаиләдә өченче булып туган сабый Викториянең әнисе Татьяна Калининага сувенир тапшырды.

      2014 елның 16 июнендә Буа район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова Бик-Үти авыл җирлеге белгече Руфия Гиззатованы юбилее белән котлады һәм озак еллар нәтиҗәле эшләгәне өчен муниципаль берәмлекләр Советы председателе М.З.Шакировның Рәхмәт хатын тапшырды. Бездә барлык котлауларга кушылып коллегабызга алдагы эшләрендә уңышлар телибез!

Сәхнә түрендә ярты гасыр бергә гомер кичерүче Әлфия һәм Җәүдәт Мозаффаровлар, Хәбир һәм  НүрзидәТимергәлиевлар гаиләләре һәм алар белән бергә 35 ел бергә яшәп 7 бала тәрбияләп үстергән Нәүзәт белән Мансур Хисамиевлар гаиләләрен хөрмәтләделәр.   Алар  үзләренең   тормыш юллары, авырлыкларны ничек җиңүләре турында сөйләде, акыллы балалар тәрбияләү серләре белән уртаклашты, бер-береңне гафу итә белеп түзем һәм сабыр  булып яшәгәндә генә ныклы гаилә төзеп булганлыгын яшьләргә җиткерделеләр . Кадерлеләрен котларга балалары, кияү-киленнәре, оныклары да килгән иде. Авыл жирлеге башлыгы Ринат Зиннәтуллин үрнәк  гаиләләрне кайнар котлап район башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләкләр ташырды. Кичә район һәм авыл үзешчәннәрнең чыгышлары белән үрелеп барды.

      2014 нче елның 16 нчы июнендә Мамадыш районы ЗАГС бүлегендә чираттагы игезәк балалар туды – абыйлы-сеңелле Кәрим һәм Мәликә Рөстәмовлар.

      Сабыйларның беренче документларын алырга гаилә башлыгы Рәмис килде. Яшь әти 25 яшендә өч бала атасы булу сөенечен яшерә алмады. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International