10 нчы июнь көнне, Россия көне бәйрәме алдыннан, Тәтеш мeниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә ана капиталына сертификатлар һәм РФ паспортларын тапшыру оештырылды

2014 елның 16 июне, дүшәмбе

Пенсия фондының идарә башлыгы И.А.Большакова 4 анага ана капиталына сертификатлар тапшырды һәм ана капиталын дөрес итеп файдалануларын теләде. ГХАТ бүлеге башлыгы Л.М.Дианова Тәтеш муниципаль районы Башлыгы В.С.Чершинцевның котлавын укыды һәм күп балалы гаиләдә өченче булып туган сабый Викториянең әнисе Татьяна Калининага сувенир тапшырды.         

 “Автоградбанк” өстәмә офисы вәкиле О.С.Садыкова һәм “Россельхозбанк”ның идарә башлыгы Н.Г.Рыжова әти-әниләрне “Автоградбанк” һәм “Россельхозбанк” аша ана капиталы ярдәмендә ипотека вариантлары белән таныштырдылар һәм сувенирлар тапшырдылар.

ФМХИ территориаль пункты начальнигы В.Г.Зубова 14 яше тулганнарга Россия Федерациясе төп документы паспортлар тапшырды һәм үзенең теләкләрен белдерде.

Әлеге чараның кунагы паспортлар өстәлендә 20 елдан артык эшләгән Т.И.Прохорова булды. Ул шулай ук барлык катнашучыларны Россия көне белән, сабыйлары туу һәм паспортлар алу белән котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International