Кайбыч районы Мөрәле авылы мәдәният йортында узган “Пар канатлар “ кичәсенә тормыш сукмагыннан 50, 35 ел бергә атлаучы парлар чакырылган иде

2014 елның 16 июне, дүшәмбе
Сәхнә түрендә ярты гасыр бергә гомер кичерүче Әлфия һәм Җәүдәт Мозаффаровлар, Хәбир һәм  НүрзидәТимергәлиевлар гаиләләре һәм алар белән бергә 35 ел бергә яшәп 7 бала тәрбияләп үстергән Нәүзәт белән Мансур Хисамиевлар гаиләләрен хөрмәтләделәр.   Алар  үзләренең   тормыш юллары, авырлыкларны ничек җиңүләре турында сөйләде, акыллы балалар тәрбияләү серләре белән уртаклашты, бер-береңне гафу итә белеп түзем һәм сабыр  булып яшәгәндә генә ныклы гаилә төзеп булганлыгын яшьләргә җиткерделеләр . Кадерлеләрен котларга балалары, кияү-киленнәре, оныклары да килгән иде. Авыл жирлеге башлыгы Ринат Зиннәтуллин үрнәк  гаиләләрне кайнар котлап район башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләкләр ташырды. Кичә район һәм авыл үзешчәннәрнең чыгышлары белән үрелеп барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International