2014 нче елның 16 нчы июнендә Мамадыш районы ЗАГС бүлегендә чираттагы игезәк балалар туды – абыйлы-сеңелле Кәрим һәм Мәликә Рөстәмовлар.
Сабыйларның беренче документларын алырга гаилә башлыгы Рәмис килде. Яшь әти 25 яшендә өч бала атасы булу сөенечен яшерә алмады.
Рәмис һәм Миләүшә туган мәктәпләрендә танышалар. 10 нчы сыйныфтан алып без бергә, - дип ассызыклады бәхетле әти. 2010 нчы елда шәһәрның ЗАГС бүлегендә яшь Рөстәмовлар гаиләсе теркәлә.
Сабыйларның тууына иң күбе апалары бертуган Камилла сөенгәндер мөгаен. Бөтендөнья балаларны яклау көнен бәйрәм итеп өлгерми ул, энесе һәм сеңлесе тууы турында хәбәр ала.
Игезәкләрнең бала туу йортыннан чыгуларын бабай-әбиләр зур түземсезлек белән көтәләр. Чөнки алда аларны мәшәкатьле, әмма бик бәхетле бәби карау көннәре көтә.