Буа драма театрына социаль хезмәткәрнең һөнәри бәйрәме уңаеннан оештырылган чарага ГХАТ бүлеге белгечләре дә чакырылган иде. Чөнки районда социаль яклау идарәсе белән ГХАТ бүлеге арасында эшлекле, дустанә тандем һәм партнерлык элемтә урнашкан.
Үзенең котлавында Буа район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова әлеге өлкә хезмәткәрләре һөнәренә ихтирамлы мөнәсәбәттә булуын ассызыклап узды. Игелекле эшләрегез, миһербанлы булуыгыз, хезмәтегезне җиренә җиткереп башкаруыгыз халыкта да сезгә карата хөрмәт, ихтирам уята, - дип, һөнәри бәйрәм уңаеннан, аларга рәхмәт һәм тәбрикләү сүзләрен ирештерде.
Бездә коллегаларыбызны һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Үзегезгә һәм гаиләләрегезгә исәнлек-саулык, бәхет-шатлык һәм аяз күк йөзе телибез. Башкарган хезмәтебез безгә бары тик уңышлар һәм канәгатьләнү генә китерсен!