2014 елның 21 июнь көнендә Әлки муниципаль районының Иске Такталы авылы үзенең 400 еллыгын һәм мәктәп ачылуга 100 ел тулуны билгеләп үтте. Авылда иртәдән яңгыраган халык җырлары бәйрәм рухы өстәде. Котлаулар һәм теләкләр дә күп яңгырады. Бәйрәмдә иң дулкынландыргыч мизгел «алтын йөрәкле» юбилярларны котлау булды. Алар иңнәрен иңгә куеп 50, 55 ел гомер иткәннәр. ГХАТ бүлеге җитәкчесе аларга теләкләр теләде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.