22 июнь көнне Байлар Сабасында, Хәтер һәм Кайгы көненә багышлап митинг узды. Анда район башлыгы Миннеханов Рәис Нургали улы катнашты. Ул, Бөек Ватан Сугышы чорында кичергән авырлыкларны һәм кайгыларны искә алып үтте. Корбан булганнарга тынлык игълан ителде. Барлык җыелган халык мәңгелек ут һәйкәленә чәчәкләр куйды.