2014 елның 21 июнендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә искиткеч сөйкемле пар - Игорь һәм Альбинаның мәхәббәт белән гаилә коруларының беренче “туган көн”ен бәйрәм итү тантанасы уздырылды. Яшь гаиләнең никахлашуына бер ел тулгач ситсы туй билгеләп үтелә.
Ата-бабалардан буыннан-буынга тапшырылучы бик матур йола ул. Игорь белән Альбина да үзләренең беренче истәлекле бәйрәмнәренә бер-берсенә ситсы яулыклар бүләк иттеләр. Һәрвакыт никахлары нык булуны раслап, алар ике яулыкны бергә төенләп бәйләделәр. Аннары бер-берсенең күзләренә карап, тугрылык антын әйттеләр, ә яулыкларны үзләре генә белгән җиргә куеп, гомер буе сакларга вәгъдә бирделәр.
Борынгы Русьтә, яулыкларны төенләп бәйләү йоласы дөрес үтәлгән булса, бу гаилә озак, дус һәм бәхетле яшәячәк, күңелсезлекләр читләтеп үтәр, йортта тәртип һәм тынычлык булыр, дип уйлаганнар.